Жирафның буй озынлыгы 6-8 м.
Җирафлар, башка җир хайваннары белән чагыштырганда, иң зур йөрәккә һәм иң югары кан басымына ия. Жирафның йөрәге 11 кг, ә озынлыгы 60 см.
Жирафларның телләре кап-кара төстә һәм аның озынлыгы 45 смга җитә.
Жирафлар колакларын телләре белән чистарта алалар.
Жирафларның муеннары кешеләрнеке кебек нибары җиде умырткадан тора.
Жирафлар басып йокларга яраталар. Күпчелек очракта, егылып китмәс өчен, башларын ике агач арасына кыстыралар.
Яңа туган жираф баласының авырлыгы 100 кг, ә озынлыгы 1,5 метр тәшкил итә.
Жирафлар сәгатенә 55 км тизлектә йөгерәләр.
Аларның иң зур дошманы - арыслан.
Жираф көненә якынча 35 кг үсемлек ашап бетерә. Аның иң яраткан ризыгы - чәнечкеле акация.
Нет комментариев