Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар “Сандугач сайрар илем” фестивалендә лауреат булдылар

Татнефть" ААҖнең "Рухият" яңарыш фонды 1997 елдан башлап нефть төбәгендә "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивален уздыра. Ул сәләтле балаларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачарга, киң аудитория алдында зур сәхнәдә чыгыш ясарга, танылган сәнгать осталарының бәяләмәсен алырга мөмкинлек бирә. Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Быел "Сандугач сайрар илем" балалар иҗатының 19...

Татнефть" ААҖнең "Рухият" яңарыш фонды 1997 елдан башлап нефть төбәгендә "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивален уздыра. Ул сәләтле балаларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачарга, киң аудитория алдында зур сәхнәдә чыгыш ясарга, танылган сәнгать осталарының бәяләмәсен алырга мөмкинлек бирә. Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Быел "Сандугач сайрар илем" балалар иҗатының 19 нчы фестивале Әлмәт шәһәрендә "Дуслык" сәламәтлдәндерү лагерында старт алды. 26-27 гыйнварда "Вокал. Ялгыз башкару" номинациясе буенча конкурста барлыгы 90 бала катнашты. Аларга республикабызның күренекле сәнгать әһелләре Зилә Сөнгатуллина, Мәсхүд Имашев, Әлмәт һәм Түбән Кама көллиятләре укытучылары бәя бирде.

Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Әминә Рәсимова - икенче дәрәҗә, Ләйсән Гайфиева, Азамат Миргалиев өченче дәрәҗә лауреат булдылар. Шулай ук Азнакай Балалар иҗат үзәгеннән Ксения Коршунова да икенче дәрәҗә лауреат исемен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар “Сандугач сайрар илем” фестивалендә лауреат булдылар