Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар сак булыгыз! Су суырып алам дип кенә тора

Эссе көн. Бакча артында гына елга. Суда чупылдамыйча ничек түзмәк кирәк! Без йөзә белмәгәч, басма кырында бер ярдан икенче ярга яланаяк су ерып йөрибез. Шул чак дустым ачыргаланып кычкыра башлады. Карасам, ул аягы шуыпмы, тирәнрәк җиргә төшеп киткән һәм бөтерчеккә эләккән, аны су чоңгылы үзенә суырып алып маташа. Мин бер...

Эссе көн. Бакча артында гына елга. Суда чупылдамыйча ничек түзмәк кирәк! Без йөзә белмәгәч, басма кырында бер ярдан икенче ярга яланаяк су ерып йөрибез. Шул чак дустым ачыргаланып кычкыра башлады. Карасам, ул аягы шуыпмы, тирәнрәк җиргә төшеп киткән һәм бөтерчеккә эләккән, аны су чоңгылы үзенә суырып алып маташа. Мин бер кулым белән басмага тотындым, икенчесен аңа суздым. Үзебез елыйбыз, үзебез ярдәмгә чакырабыз. Тирә-якта бер җан иясе юк. Гомеребез бетмәгәндер инде, чәбәләнә торгач, ничектер котылдык тагын. Әниләрдән эләкмәсен дип, юеш күлмәкләрне киптермичә өйгә дә кайтмадык.

Балачакның шушы хәтирәсен мин елга буена килгән саен искә төшерәм. Өлкәннәрне тыңламый төшеп киткән булганбыздыр инде елгага.

Әле чәршәмбе көнне генә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә дә нәкъ менә шушы тема күтәрелде. Июль башында Яр Чаллыда бакчачылык ширкәтендәге сулыкта бер баланың гомере өзелә. Ул иптәшләре белән коенырга килә һәм аны су кудыргыч торба суырып ала.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхарзиев аеруча ясалма сулыкларда сак булырга чакырды.

Шунысын да онытмаска кирәк, махсус җиһазландырылмаган урыннарда су коенган өчен 1000 нән 1500 сумга кадәр штраф каралган.

Әмма авылларда андый урыннарны җиһазлап торучы да, коенучыларны күзәтүче дә юк. Суга батучыларның күбесе авыл җирлекләренә туры килә дә.

- Коену сезоны әле дәвам итә. Шуңа күрә ата-аналар балаларына аеруча игътибарлы булсыннар иде. Кемнедер җавапка тартырга була, әмма югалткан балаңны кире кайтарып ала алмыйсың, - ди балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Бәхеткә, әлегә районыбызда балалар арасында андый фаҗигагә юлыгучылар юк. Синоптиклар якын көннәрдә эссе һава торышы вәгъдә итә. Димәк, тагын сулыклар үзләренә тартачак. Балаларны күз уңыннан ычкындырмасак иде.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар сак булыгыз! Су суырып алам дип кенә тора