Азнакайлылар Сабантуйны көтә
Милли бәйрәмебез - Сабантуйга бүләк җыюга ТОСлар да актив кушылды. Әминә Хәкимованың үз территориясенә кергән йортларда яшәүчеләргә шундый мөрәҗәгатен бу районда яшәүчеләр хуплап алды. Лобачевский урамы йортларында аеруча җанлылык хөкем сөрде. Сүз дә юк, халык бик актив монда. Сабантуйга бүләкләрне ел башында ук барлап, саклап торганнар икән. ТОС җитәкчесе Әминә...
Милли бәйрәмебез - Сабантуйга бүләк җыюга ТОСлар да актив кушылды. Әминә Хәкимованың үз территориясенә кергән йортларда яшәүчеләргә шундый мөрәҗәгатен бу районда яшәүчеләр хуплап алды. Лобачевский урамы йортларында аеруча җанлылык хөкем сөрде. Сүз дә юк, халык бик актив монда. Сабантуйга бүләкләрне ел башында ук барлап, саклап торганнар икән. ТОС җитәкчесе Әминә Хәкимова сөрән сугучылар белән килүгә, һәммәсе бүләген чыгарырга ашыкты. Менә шулай милли бәйрәмебезне һәркем шулай үз өлешен кертеп, тагын да затлырак, истәлеклерәк итәргә ашыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев