Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Россиянең халык мәгарифе отличнигы Александр Дульскийны хөрмәтләделәр

Шәһәрдә һәм районда өлкән яшькә җитүчеләрне хөрмәтләү дәвам итә. Шушы көннәрдә Актүбә бистәсендә гомер итүче Александр Дульский туган көне - юбилее уңаеннан мәртәбәле кунакларны кабул итте. Азнакай муниципаль районының почетлы гражданины Александр Дульский бүген дә тулы канлы тормыш белән гомер кичерә: ил-көн яңалыкларыннан һәрчак хәбәрдар ул. Көне-төне ару-талуны белмәүче язмабыз...

Шәһәрдә һәм районда өлкән яшькә җитүчеләрне хөрмәтләү дәвам итә. Шушы көннәрдә Актүбә бистәсендә гомер итүче Александр Дульский туган көне - юбилее уңаеннан мәртәбәле кунакларны кабул итте.

Азнакай муниципаль районының почетлы гражданины Александр Дульский бүген дә тулы канлы тормыш белән гомер кичерә: ил-көн яңалыкларыннан һәрчак хәбәрдар ул. Көне-төне ару-талуны белмәүче язмабыз герое гомеренең байтак өлешен балаларга белем бирүгә багышлый.

Кечкенәдән чын-чынлап әдәбиятка гашыйк җан, мәктәпне тәмамлаганнан соң, озак уйлап тормый, Казан шәһәренә барып, укытучылар институтына укырга керә, соңрак Алабуга дәүләт педагогик институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. 1964 елда аны Актүбә урта мәктәбенең директоры итеп билгелиләр.

Үзенең һөнәренә тугры калып, әлеге мәктәпне 40 ел җитәкли Александр Васильевич. Мәктәптә озак еллар эшләү дәверендә ул бик күп укучыларына тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итә. Бүген аның исемен мәктәп тәмамлаучылар, хезмәттәшләре генә түгел, авылдашлары да зур хөрмәт белән телгә алалар. Александр Дульскийның тормыш иптәше Римма апа да гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Ике балага тормыш бүләк итеп, үрнәк ул һәм кыз тәрбияли алар, бүген инде оныкларын сөеп туя алмыйлар.

Мәгариф министрлыгы Александр Дульскийның хезмәтен төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән бәяли. Аңа Татарстан Рспубликасының Атказанган укытучысы исеме һәм Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы билгесе бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Россиянең халык мәгарифе отличнигы Александр Дульскийны хөрмәтләделәр