Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар республикада лаеклы урын тота

Җомга көнне Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Район һәм шәһәр Мәдәният сараенда бәйрәмгә килүчеләрне тальянчылар ансамбле каршы алды. Бәйрәм тантанасына ,әлбәттә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов азнакайлыларны авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм шәхсән үзе исеменнән котлап, изге теләкләрен...

Җомга көнне Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Район һәм шәһәр Мәдәният сараенда бәйрәмгә килүчеләрне тальянчылар ансамбле каршы алды. Бәйрәм тантанасына ,әлбәттә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов азнакайлыларны авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм шәхсән үзе исеменнән котлап, изге теләкләрен әйтте. Азнакайда элек-электән тырыш, уңган халык яшәвен, район игенчеләре һәм терлекчеләренең республикада лаеклы урын тотуын, алга таба да уртак тырышлык белән шул югарылыктан төшмәүләрен теләде. Бу уңышларның авыл хезмәтчәннәренең һәм хакимиятнең бергәләп, бер команда булып эшләү нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге хакында чыгыш ясады, авыл хезмәтчәннәре, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, олы рәхмәтен белдерде.

Бәйрәм бүләксез булмый. Районыбыз алдынгыларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Хезмәт алдынгылары шулай ук Азнакай районы башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләргә, истәлек бүләкләренә ия булдылар.

Икмәк булса, җыр да була. Казаннан килгән һәм Азнакаебыз артистлары авыл хезмәтчәннәрен җыр-моң, матур сүзләргә күмде. Тантананы шулай югары дәрәҗәдә уздыру өчен оештыручылар, районның барлык җаваплы хезмәткәрләре зур көч куйган. Бәйрәм Мәдәният сараеннан ашханә, мәктәпләргә күчеп, тәбрикләү, хөрмәтләүләр кичкәчә дәвам итте.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар республикада лаеклы урын тота