Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, нәрсә ашаганыгызны уйлап ашагыз

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала, үлем-китем сәбәпчесе буларак ямаш шеш авыруы икенче урында тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы да 2016 елны тиктомалдан гына онкологиягә каршы көрәш елы дип игълан итмәде. Статистика дөньяда ел саен 9 миллион кешедә яман шеш чире табылуы һәм 6 миллионга якын кешенең яман шештән үлүе турында бәян...

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала, үлем-китем сәбәпчесе буларак ямаш шеш авыруы икенче урында тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы да 2016 елны тиктомалдан гына онкологиягә каршы көрәш елы дип игълан итмәде. Статистика дөньяда ел саен 9 миллион кешедә яман шеш чире табылуы һәм 6 миллионга якын кешенең яман шештән үлүе турында бәян итә.

Газетабызның узган саннарының берсендә район үзәк сырхауханәсе табиб-онкологы Ирек Нәфыйков белән бу хакта сөйләшүләр циклын башлап җибәргән идек инде. Әңгәмәбезне дәвам итеп, бу юлы сүзебез яман шештән саклануда туклануның роле турында барыр.

-Ирек Рәсимович, хәлең ничек, дип сорауга кайберәүләр шаяртып: "Ашауга карап", - дип җавап бирә, табиб буларак әйтегез әле, чир кешенең ничек туклануына бәйле була аламы?

-Турыдан-туры бәйле. Ашау-эчүдә талымлырак булырга кирәк. Хәзер кибетләрдә ел әйләнә чит илләрдән, төбәкләрдән кертелгән җиләк-җимеш өзелми. Бик мактасалар да, аларга мөкиббән китмәвең яхшы. Кеше кайда туып-үскән, шул җир җимеш, яшелчәсе белән тукланса әйбәт. Үзебездәге карлыган, алма, крыжовник, җиләк һәм башка күп төрле җимешләр, шалкан, чөгендер, кишер, кузгалак ише яшелчәләрдә организм өчен кирәкле барлык витаминнар, матдәләр бар. Клетчаткалы азыкның да ниндие генә юк. Безнең халык камыр ризыкларын бик яратса да, аларны чамасын белеп кенә ашарга киңәш итәр идем. Ә бит безнең әбиләр бәлеш, пирог ишене зур бәйрәмнәрдә генә пешерәләр иде. Ә хәзер камыр ризыкларының яхшы сортлы, "ак" оннан, май кушылганын сайланабыз һәм... бик тә ялгышабыз. Эшкәртелгән ит ризыкларыннан да баш тартуың хәерле. Тикшеренүләр күрсәткән­чә, алар да яман шеш башлануга җирлек булып тора. Талымсыз ашау артык авырлык туплауга китерә. Монсы инде янә чиргә сәбәп. Бары тик югары калорияле ризыктан тыелганда, физик активлыкны арттырганда гына ябыгырга була. Сәламәт кешегә көнгә 40 минут җәяү йөрергә киңәш ителә.

-Статистика соңгы елларда республикада юан эчәк яман шеше белән авыручыларның ешаюын күрсәтә. Моның сәбәбе нидә икән?

-Шул ук дөрес тукланмауда. Хәзер күпләр, бигрәк тә яшьләр ярымфабрикатлар, химик өстәмәләрдән торган коры-сары, кыздырылган ризык, чипсы, сухари кебек ашамлыкларны үз итә. Ә аларның сәламәтлеккә зыяны гаять зур. Әлбәттә, яман шеш барлыкка килүгә экология дә тәэсир итә. Нәселдән күчкән очраклардан кала, яман шеш тәмәке тарту, алкоголь эчү, артык тән авырлыгы булу, дөрес тукланмау сәбәпле барлыкка килә. Сәламәт яшәү рәвеше сакларга, дөрес тукланырга, кечкенә генә шикләнү булса да, һичшиксез табибка барырга кирәк.

-Яман шештән саклану өчен нинди ризыкларга өстенлек бирергә соң?

-Алда әйткәнемчә, үзебездә үскән яшелчәләр файдалы. Әйтик, кәбестәнең бөтен төрендә дә, шалканда, помидорда шеш үсүдән саклый торган матдәләр бар. Яңа сыгылган кызыл чөгендер согы ашказаны, эчәклек, бавыр, бөерләрне яман шештән кисәтә. Балык һәм диңгез хайваннарын ешрак кулланыгыз. Ризыкны парда пешерү яхшырак. Бер үк майда беркайчан да ике тапкыр ризык кыздырмагыз. Ысланган ашамлыклар тәмле булса да, шулай ук зарарлы, аларны әзерләгәндә барлыкка килгән сумала онкологик авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Туңмайны күп куллану рак башлану куркынычын арттыра. Ит һәм казылыкны да чама хисен югалтмыйча ашарга кирәк. Майсыз сөт ризыклары, майсыз эремчеккә өстенлек бирегез. Күгәрә башлаган ризыкны жәлләмичә ташлагыз, ул агулы матдәләр бүлеп чыгарырга сәләтле.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, нәрсә ашаганыгызны уйлап ашагыз