Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар мобиль офисларда һөнәр сайлый

Эшсезлекнең үсүен киметү һәм Азнакай, Мөслим муниципаль районнарында укучыларга, эшсез кешеләргә профориентация хезмәте күрсәтү максатында Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге үзенең эш практикасында мобиль офислардан файдалана. Ул халыкның мәшгульлек үзәге стационар күчмә вариантының бер төре. Тәгәрмәчле бу офиста кешенең нинди типка керүе, аның һөнәри һәм иҗади яклары билгеләнә. Психолог бик җентекләп...

Эшсезлекнең үсүен киметү һәм Азнакай, Мөслим муниципаль районнарында укучыларга, эшсез кешеләргә профориентация хезмәте күрсәтү максатында Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге үзенең эш практикасында мобиль офислардан файдалана.

Ул халыкның мәшгульлек үзәге стационар күчмә вариантының бер төре. Тәгәрмәчле бу офиста кешенең нинди типка керүе, аның һөнәри һәм иҗади яклары билгеләнә. Психолог бик җентекләп укучыларның эшен күзәтә, кирәк булса өйрәтә, юнәлеш бирә. Мәктәп укучылары төрлечә мөнәсәбәттә: кемдер ризалашып, баш селки, ә кемдер гаҗәпләнеп, хәтта аптырап карый. Соңга таба барсы да аңлашыла. Тест нәтиҗәләре кайберәүләрнең үзе сайлаган һөнәре белән туры килә, ә берәүләргә, киләчәккә планнарын өр-яңадан карап чыгарга киңәш ителә.

Мәшгульлек үзәгендә алып барылган профориентация - бик җитди чара һәм инде монда мобиль офис яхшы ярдәмче. Ул үзәкнең мөмкинлекләрен заманча компьютер техникасы белән тагын да киңәйтеп кенә калмый, ә мәшгульлек үзәгенә килү җае булмаган укучыларга адреслы ярдәм дә күрсәтә алуы белән дә отышлы. Чөнки үзәк белгечләре, иң беренче чиратта, балаларга, бигрәк тә социаль һәм психологик ярдәмгә мохтаҗларга: ятимнәргә, ата-ана тәрбиясендә булмаганнарга, инвалидларга, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, начар тәртибе белән аерылып торган яшүсмерләргә ярдәм итүне беренчел максат итеп куя.

Тест үтүгә үк яшүсмер үзенең кабинетта утырып түгел, ә төзелештә яисә завод цехында уңышларга ирешәчәге турында компьютер анализын күреп һәм белгеч-психолог фикерен ишетеп, аларга колак сала, нәтиҗә чыгара. Шул көннән ул үзенә инде максат билгеләп, киләчәген планлаштырып куя.

Профориентация эшчәнлегенең төп бурычы да әнә шулай үсмерләргә, яшьләргә һөнәрне аңлап сайларга ярдәм итү. Мәшгульлек үзәге өлкән сыйныфта укучылар өчен әледән-әле консультацияләр оештыра. Аларның һәркайсы үзенең сәләтен, мөмкинлекләрен барлау өчен тест үтә, предприятиеләр, оешма-учреждениеләр, уку йортлары турында мәгълүмат ала, хезмәт базарындагы хәл белән таныша, психолог белән киләчәк һөнәр, аның белән бәйле проблемалар хакында сөйләшә ала.

Сыйфатлы эшче көчләрнең үсеш перспективасы мәктәптә профориентация эшенең ни рәвешле куелуына бәйле булганлыктан, районның гомумбелем бирү мәктәпләрендә бу юнәлештә алып барылган чараларга, яшьләр арасындагы эшсезлекне кисәтү һәм киметүгә, укучыларга һөнәр сайлауда булышлык итүгә, базар мөнәсәбәтләренә, эш бирүче таләпләренә җайлашырга өйрәтүгә аеруча игътибар бирелә.

Мәшгульлек үзәге белгечләре мәктәпләрдә еш була, өлкән сыйныфларда һөнәр сайлауга багышланган класс сәгатьләре үткәрелә, уен, әңгәмә, "Түгәрәк өстәл" рәвешендә чаралар оештырыла. Сүз дә юк, бүген республикада, районда хезмәт базары торышы, ихтыяҗлык туган һөнәрләр, уку йортлары турында киңкырлы мәгълүмат бирелә.

Теләге булган һәркемгә (шәхси төстә һәм төркемләп) Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәгендә (8 нче кабинет) әнә шундый профориентация хезмәте күрсәтелә. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар мобиль офисларда һөнәр сайлый