Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүгә зур өлеш кертә

«Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» республика хәйрия акциясендә катнашып, азнакайлылар белем учакларын яңа уку елына әзерләүдә зур өлеш кертә. Шәһәребезнең 4 нче лицеенда капиталь ремонт эшләре тулы көченә бара. Подрядчыдан уңган алар. «СМУ-37» ҖЧҖ директоры Илдар Вәлиев - үз укучылары, шуңа да планда каралмаган эшләрне дә башкаралар биредә. Әлеге мәктәпне тәмамлаган,...

«Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» республика хәйрия акциясендә катнашып, азнакайлылар белем учакларын яңа уку елына әзерләүдә зур өлеш кертә.

Шәһәребезнең 4 нче лицеенда капиталь ремонт эшләре тулы көченә бара. Подрядчыдан уңган алар. «СМУ-37» ҖЧҖ директоры Илдар Вәлиев - үз укучылары, шуңа да планда каралмаган эшләрне дә башкаралар биредә.

Әлеге мәктәпне тәмамлаган, бүген җитәкче постларны биләүче Расих Шәкүров, Александр Попов, Наил Вәлиев, Рөстәм Дәүләтшин, Фәнис Сәлимов, Марат Сабиров, Шамил Хафазетдинов сыйныф бүлмәләрен ремонтлатуда, яңа җиһазлар сатып алуда ярдәм кулы сузган.

Азнакай 2 нче урта мәктәбе дә үз укучылары белән горурлана ала. Ул - төрле фәннәр буенча олимпиадаларда иң күп призерлар бирүче. Аны тәмамлаучыларның күпчелеге һөнәри баскычта югары урынны алып тора.

- Акция барышында барлыгы 233 150 сумлык ярдәм күрсәтелде, - ди мәктәп директоры Гадилә Һадиуллина. - Бертуган Мират һәм Рифкать Хаҗиповлар, сеңлеләре Гүзәл Гәрәева, Рәшит Хаҗипов, Илшат Зарипов, Илдар Шәрифуллин, Ильяс Дауди, Наил Ильясов, Рәсим Мусин, Фәнис Кәримов, Борис Җиһангиров, Эдуард Һадиуллин, Роберт Гарифуллин белем һәм тәрбия биргән мәктәпләренә битараф калмады. Шулай ук безнең чыгарылыш булмаса да, исемнәре районда яхшы таныш эшмәкәрләр Миргазиян Динмөхәммәтов, Рамил Биккенов, Зөфәр Ибраһимов, Сирин Хафизов, «Азнакай «Нефтемаш» заводы» генераль директоры Марат Гайсин ярдәм кулы сузды. Яхшылык җирдә ятмас, дигән безнең халык. Аларга да файдалы гамәлләре йөзе белән кайтсын!

Чубар Абдул, Әсәй, Сарлы, Кәкре Елга, Җиңү бистәсендә дә акция барышында шактый игелек кылынган.

- Мәктәбебездә капиталь ремонт бара. Аны 1 сентябрьгә төгәлләргә уйлыйбыз. Ачылу тантанасына авылдашыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов кайтырга вәгъдә бирде, - ди Сарлы мәктәбе директоры Мәүлетҗан Әхмәтов.

Бу акциядә Катиф Кәримов, Динарис Мифтахов, Марат Шәрипов, Мәхәсим Атаджанов, Нариман Хафизов, Гөлнара Хафизова, пенсионер укытучы Гөлйөзем Шәйхетдинова актив катнашкан. Ә Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов исә мәктәбен һәрдаим ярдәменнән ташламый икән.

Чубар Абдулда мәктәпкә Рөстәм Хәлиуллин - принтер белән кәгазь бүләк иткән. Азат Йосыпов - коймалык такта белән, Фалих Мөстәкыймов, Ильмир Нурмыев, Азат Фәтхетдинов Илкам Сафиуллин, Илдар Галиев акчалата ярдәм итәргә вәгъдә биргәннәр.

Акция һәр мәктәпнең тәрбия һәм белем бирү дәрәҗәсен дә ачыкларга ярдәм итәдер, мөгаен.

- Мәктәбем миңа зур тормышка юл ачты. Укытучыларыма гомерем буе рәхмәтлемен. Киләчәк буынның да яхшы тәрбия, ныклы белем алып үсүен телим, - ди район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов үз мәктәбе хакында.

Аның кебек хәйрия кылучы әсәйлеләр Ирек Йосыпов, Рөстәм Шакиров, Рашат Галиев та нәкъ шулай уйлыйдыр.

Акция әле дәвам итә. Анда уку йортларына битараф булмаган һәркем катнаша ала.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүгә зур өлеш кертә