Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, мәктәпкә әзерләнәбез. Кием уңайлы да булсын, сыйфатлы да

Балаларны мәктәпкә әзерләү чорында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге һәм "Эпидемиология, гигиена үзәге"нең район филиалы оештырган "Кайнар линия"гә газета укучыларыбыздан да сораулар күп килә. Аларның күбесе мәктәп формасы һәм букчаларга кагылышлы. Укучыларыбызның гозерен искә алып, без белгечләрдән нәкъ менә алар турында газета аша тулырак аңлатма бирүләрен сорадык. -Мәктәп формасына да гигиена таләпләре...

Балаларны мәктәпкә әзерләү чорында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге һәм "Эпидемиология, гигиена үзәге"нең район филиалы оештырган "Кайнар линия"гә газета укучыларыбыздан да сораулар күп килә. Аларның күбесе мәктәп формасы һәм букчаларга кагылышлы. Укучыларыбызның гозерен искә алып, без белгечләрдән нәкъ менә алар турында газета аша тулырак аңлатма бирүләрен сорадык.

-Мәктәп формасына да гигиена таләпләре куеламы?

Әлеге сорауны без Роспотребнадзорның территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Линера Габделхаковага юлладык.

-Әлбәттә, куела, - диде ул. - Балалар, үсмерләр өчен эшләнгән киемнәргә, алар кул белән тоткан әйберләргә, кайсы илдә чыгарылган булуына карамастан, бердәм санитар кагыйдәләр билгеләнгән. Бу төр товарлар үсеп килүче организмның физиологик ихтыяҗына һичшиксез туры килергә тиеш. Шуңа күрә дә аларны сатып алганда маркировкасын ныгытып өйрәнергә кирәк. Ул укый алырлык булып ачык күренеп торырга тиеш. Маркировка эшләнмәнең үзенә яки аңа беркетелгән этикеткага, товар ярлыгына, төргәгенә яисә язулы кәгазьгә салына. Анда түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә: продукция эшләнгән ил, җитештерүченең исеме, урнашкан урыны, импортка чыгаручы, дистрибьютор, эшләнмәнең исеме, кулланылышы, эшләнү срогы, базардагы бердәм билгесе, куллану срогы, гарантия срогы, товар билгесе.

Менә шундый тулы мәгълүматлар булмый икән, бу товарны алмавың хәерлерәк.

-Мәктәп формасы, букча, аяк киеме сатып алганда аның сыйфат дәрәҗәсен ничек бәяләргә?

Соравыбызның монсына "Эпидемиология, гигиена үзәге"нең район филиалы табибы Гөлшат Тулбаева җавап бирде:

-Бала кия торган мәктәп киеме аның хәрәкәтенә комачаулык итәргә тиеш түгел. Ул уңайлы, җайлы булсын. Алганда ук ярлыгына игътибар итегез, ул җөйгә беркетелеп тегелергә тиеш. Димәк, бу эшләнмә намуслы җитештерүченеке. Ә инде ул өзелгән яки каптырма белән генә эләктерелсә, бу киемне алмагыз.

Киемне карап тоту таләпләрендә химик чистарту билгесе булса, аннан баш тартуың хәерле, көне буена шул костюмнан йөргән бала өчен химик матдәләр зыян китерергә мөмкин. "Үтүкләү" билгесендә ике нокта булырга тиеш. Әгәр инде нокта бер генә булса яки аны үтүкләргә ярамый икән, димәк, ул синтетик тукымадан эшләнгән. Укучы бала кия торган форма яртылаш йоннан яисә мамыктан, ягъни натураль материалдан булырга тиеш. Язгы-көзге кием мамык белән җитеннән, ә кышкысы йон яисә кәшемир тукымадан тегелсә яхшы. Мәктәп формасында күлмәкләрдә синтетика 30-35 проценттан, костюмнарда 55 проценттан артмаска тиеш. Полиэфир күп булганы йомарлана, бөгәрләнә, шунсын да онытмагыз.

Гомумән, балага кием алганда аның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын дәлилләгән документлар белән кызыксынырга кирәк.

Букчаны да дөрес сайлау мәслихәт. Ул киң, арты каты, элмәкләре киң булсын. Анда караңгыда ут чагылдыра торган элементлар булуы да шарт. Башлангыч сыйныф укучыларының букчасы 700 грамм, урта һәм югары сыйныфлар өчен 1 килограмм авырлыктан артмаска тиеш. Маркировкада бу мәгълүматлар күрсәтелә.

Аяк киеме бары тик натураль материалдан гына эшләнгән булырга, яхшылап эләктерелергә тиеш. Табаны артык каты булмасын, үкчә белән иркен басып йөрерлеген, аяк үлчәменә туры килгәнен сайларга киңәш ителә. Борыны җыйнак һәм төп-төгәл генә үлчәмдәгесенә кызыкмагыз, 5-7 миллиметр запас булсын. Әлбәттә, аяк киемен баланың аягына кигереп карап кына алырга кирәк.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, мәктәпкә әзерләнәбез. Кием уңайлы да булсын, сыйфатлы да