Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар мәхәббәткә ышанамы?

Сөю. Ярату. Мәхәббәт... Гашыйкларны бербөтен иткән гади дә, изге дә төшенчәләр бу. 14 февраль - Гашыйклар көне җиткәндә, без үзебез дә сизмәстән, сөю, ярату хакында уйланабыз. Ә нәрсә соң ул мәхәббәт? Бармы ул? Әллә инде тормышта бөтенләй очрамый торган, язучылар гына уйлап чыгарган бер халәт яки хисме? Сораштыруыбыз шул хакта....

Сөю. Ярату. Мәхәббәт... Гашыйкларны бербөтен иткән гади дә, изге дә төшенчәләр бу. 14 февраль - Гашыйклар көне җиткәндә, без үзебез дә сизмәстән, сөю, ярату хакында уйланабыз. Ә нәрсә соң ул мәхәббәт? Бармы ул? Әллә инде тормышта бөтенләй очрамый торган, язучылар гына уйлап чыгарган бер халәт яки хисме? Сораштыруыбыз шул хакта.
Ләйлә Хәертдинова:
- Гаиләбез өчен 14 февраль - Гашыйклар көне генә түгел, безнең өчен бу бәйрәм бөтен тормышыбызны үзгәрткән көн. Җиде ел элек дуслар мине Рамил исемле егет белән таныштырды. Вакыт узу белән без бер-беребезгә ияләшеп, мәхәббәт учагының дөрләп киткәнен сизми дә калдык. Бүген инде ике кыз үстерәбез. Гашыйклар көнендә һәркемгә саф мәхәббәт, яратып-яратылып яшәүләрен телим.
Гөлфия Сафина:
- Мәхәббәт ул мәңгелек хис. Анда яшь аермасы да, еллар чакрымы да юк. Элекке вакытта безнең әбиләр үзләренең кемгә кияүгә чыкканын да белмәгәннәр, әмма 50-60 ар ел бергә бәхетле гомер итеп, итәк тулы бала үстергәннәр. Хәзерге яшьләргә шаккатам: ата-ана, кешедән ким-хур булмыйк дип, күп чыгымнар чыгара-чыгара гөрләтеп туйлар үткәрә. Ә бер елдан ул-кызлары төянеп кайтып та җитә. Сүз күтәрергә, бер-береңә юл куярга, сабыр булырга өйрәнергә кирәк. Шул вакытта гына гаилә җепләре дә нык булыр.
Риф Гаделшин:
- Кешене дөньяда мәхәббәт яшәтә, дип юкка гына әйтми торганнардыр, мөгаен. Мин инде олы яшьтә булсам да, ел саен пар канатыма бу көнне чәчәк бәйләме бүләк итәм. Күңел беркайчан картаймый, йөрәк тә унсигездә кала икән ул.
Алия Галиева:
- Мәктәп укучысы гына булсам да, күңел түренә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек көчнең барлыгына ышанам. Бу олы хисне кеше генә тудырмый, ә бәлки матурлык, гүзәллек аңа нигез саладыр. Мәхәббәт тудыручы гүзәл табигатебезне: челтерәп аккан чишмәләребезне, әйләнә-тирәне яшел хәтфәгә төрүче урманнарыбызны сакласак, яшәтсәк иде...
Сан
Иртәгә, Гашыйклар көнендә, Азнакай ЗАГСында дүрт бәхетле пар никахларын теркәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар мәхәббәткә ышанамы?