Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, машинасыз да буламы?

Элек җиңел машиналарның алгы як тәрәзәләрендә яшькелт карточка йөри иде. Техник тикшерү узу турындагы бу таныклыклар хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләрен бөтенләй кызыксындырмый. Әлеге документ булмаган өчен штрафка да тартмыйлар. Дөрес, машинаны иминиятләштергәндә, ягъни ОСАГО полисы алганда, диагностик карта булу мөһим. Ә ул картаны техник тикшерү узганнан соң гына алырга була. Кыскасы,...

Элек җиңел машиналарның алгы як тәрәзәләрендә яшькелт карточка йөри иде.

Техник тикшерү узу турындагы бу таныклыклар хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләрен бөтенләй кызыксындырмый. Әлеге документ булмаган өчен штрафка да тартмыйлар. Дөрес, машинаны иминиятләштергәндә, ягъни ОСАГО полисы алганда, диагностик карта булу мөһим. Ә ул картаны техник тикшерү узганнан соң гына алырга була. Кыскасы, ничек итсәң дә, автомобиль хуҗасы барыбер тикшерү узарга тиеш дигән сүз. Бу хезмәтне башкарырга әзер булган оешмалар Казанда чат саен. 1000 сумыңны түләсәң, өйгә килеп тә тикшерәләр, кайсысы чиратсыз да кабул итәргә әзер. Ә кайберләре хәтта машинасыз да машинаңны тикшерергә әзер.

- Кирәкле мәгълүматны ватсап аша җибәрегез дә, 750 сумга диагностик карта ясап бирәбез, - диделәр миңа бер оешмада.
Баксаң, Россиядә 80 процент кеше бу картаны тикшерү узмыйча гына сатып ала икән. Моның өчен бернинди дә җәза каралмаган. Югыйсә, автомобиль сервисларында, рәсми тикшерү уза торган оешмаларда 400 сумга да алырга була диагностик картаны. Өстәвенә, машинаның техник мөмкинлекләрен дә җентекләп тикшерәләр.

Россия автомобильләрне иминиятләштерүчеләр берләшмәсе җиңел кәсеп эзләүчеләргә «көрәш» башларга уйлый. Ярославль өлкә Думасы исә диагностик картасыз йөргән машиналарга штраф салырга тәкъдим итә. Тәкъдим Дәүләт Думасына тапшырылган. Диагностик карталар яңадан мөһим документка әйләнерме, акча эшләү нияте белән машинасыз машина тикшерүче оешмалар саны кимерме - анысын вакыт күрсәтер.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, машинасыз да буламы?