Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, кояштан саклый торган кремнар гына тире рагыннан коткармый

Җәйге эссе тансык булса да, кояш астында озак булу зыянлы, дип чаң суга табиблар. Былтыр гына да республикада тире рагы, меланома ике меңгә якын кешедә ачыкланган. Әлеге төр авыруларны беренчел стадияләрендә кеше табибка бармый да билгели ала. Бары үзеңә карата игътибарлы булырга гына кирәк, ди белгечләр. Меланома сирәк очрый торган,...

Җәйге эссе тансык булса да, кояш астында озак булу зыянлы, дип чаң суга табиблар. Былтыр гына да республикада тире рагы, меланома ике меңгә якын кешедә ачыкланган. Әлеге төр авыруларны беренчел стадияләрендә кеше табибка бармый да билгели ала. Бары үзеңә карата игътибарлы булырга гына кирәк, ди белгечләр.
Меланома сирәк очрый торган, шул ук вакытта тиз тарала торган авыру. Меланома аркасында үлүчеләр саны 80 процентны тәшкил итә. Статистика буенча, гаилә корган кешеләрдә бу авыру сирәгрәк күзәтелә, ә менә шәһәр кешеләре авылныкы белән чагыштырганда ешрак авырый, ди Казан дәүләт медицина академиясенең онкология кафедрасы профессоры Зинаида Афанасьева.
Татарстанда 100 мең кешенең 5-6сында меланома ачыклана. Экология, солярий, кояш астында озак булу меланома килеп чыгуга сәбәпче була. Меланоманың беренче билгеләре миңнәрнең төсе, контуры, диаметры үзгәрү. Миң канаса, яргаланса шулай ук хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сүз уңаеннан, дерматология бүлекләрендә май аенда меланома көннәре дә уза. Бу көнне теләгән һәркем үзен тикшертә ала. Баксаң, 30 процент очракта табиблар бу авыруга төгәл диагноз куйганда ялгыша икән. Меланома еш кына ачыкланмый кала. Ә авыруны беренче 3 стадиясендә ачыклап, тиешенчә дәваласаң, 100 процент терелергә була, дип ышандыра табиблар.
Кояшта озак булу аркасында килеп чыга торган икенче авыру - тире рагы. Яман шеш авырулары арасында былтыр тире рагы белән меланома Татарстанда икенче урынга чыккан.
- Пешүләр, салкында өшүләр, төрле тире авырулары, гармональ факторлар, стресслар - барысы да тире рагы китереп чыгарырга сәбәпче, - ди Зинаида Афанасьева. Тире рагы күбесенчә олы яшьтәге кешеләрдә очрый икән. 60 яшьтән узган өлкәннәр җылы якларда кояшта кызынып, ял итеп кайтканнан соң, авыру кузгалырга мөмкин.
Тире рагын, меланоманы булдырмас өчен Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллиннан киңәшләр:
Диспансеризация узарга, үз-үзеңә игътибарлы булырга кирәк. Миңнәрне, тәндәге төрле тимгелләрне күзәтеп торыгыз. Үзгәрешләр сизсәгез, тизрәк дерматологка барырга кирәк.
Аеруча да зәңгәр күзле, ак тәнле, сары, җирән чәчле, миңнәре күп булган кешеләргә кызынырга киңәш ителми. Сәгать 11:00дән 16:00гә кадәр кыздырган кояш астында йөрмәвең яхшы. Кояштан саклый торган кремнар пешүләрдән генә коткара, әмма рактан сакламый. Солярийлар шулай ук тән тиресе, сәламәтлек өчен зыянлы.
Кечкенә балаларда меланома бик сирәк очраса да, сабыйларны кояшта пешүләрдән сакларга кирәк. Чөнки балачагында кояшта пешкән кешедә киләчәктә меланома күзәтелүе бар.
http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кояштан саклый торган кремнар гына тире рагыннан коткармый