Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, кояш һәркемгә тигез елмая, ә нәтиҗәләр төрле

Игенче өчен бик җаваплы чор башлана. Сишәмбе көнне Кәкре Елга авылы Мәдәният йортында хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл башлыклары белән язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган конференция булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев, муниципаль район башлыгы...

Игенче өчен бик җаваплы чор башлана. Сишәмбе көнне Кәкре Елга авылы Мәдәният йортында хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл башлыклары белән язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган конференция булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Таһир Галимҗан улы чәчүлек орлыкларны эшкәртү, агулаудан башлап, җир эшкәртү, чәчү, игеннәрне тәрбияләү технологияләре, кадрлар, эшне оештыру алымнары һәм башкалар турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады, сорауларга җаваплар бирде. Кояш һәркемгә дә тигез елмая. Әмма бер үк шартларда кемнәрдер югары уңыш алса, икенчеләре: "Ашламасын да керттек, техника да яңа, кадрлар да бар, ә уңыш юк", - дип аптырый.

- Һәр нәрсәнең үз технологиясе, вакыты, үзенчәлекләре бар. Эшне дөрес оештыра белмәгәндә, зур чыгымнарың да җилгә очарга мөмкин. Әле бераз вакытыгыз бар. Барысын да башыннан азагына кадәр янәдән карап чыгыгыз, укыгыз, өйрәнегез! - дип киңәш итте Т.Һадиев.

Соңыннан игенчеләр "Марс" хуҗалыгы ындыр табагы һәм амбарларында булып, чәчүлек орлыкларны санитар эшкәртү, ашламалар кертү, чәчүлекләрне карау һәм башкалар турында эшлекле сөйләшүләр алып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, кояш һәркемгә тигез елмая, ә нәтиҗәләр төрле