Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Корбан бәйрәменә 4,5,6 нчы октябрьдә ял итәчәкләр

Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән № 1448-XII "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәр һәм истәлекле даталар турында" дигән законы нигезендә Татарстанда Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Әлеге закон нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Президентының 2014 нче елның 1 нче июленнән "2014 нче елда Ураза һәм Корбан...

Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән № 1448-XII "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәр һәм истәлекле даталар турында" дигән законы нигезендә Татарстанда Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Әлеге закон нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Президентының 2014 нче елның 1 нче июленнән "2014 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көнен билгеләү турында" № УП-623 нче Указы белән 2014 нче елда Корбан бәйрәме 4 октябрь туры килә дип билгеләнгән.

Әмма 2014 нче елда 4 нче октябрь - эшләми торган бәйрәм көне - шимбә ялына туры килә. РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә гадәти ял һәм эшләми торган бәйрәм көн бергә туры килгән очракта ял көне бәйрәмнән соңгы көнгә күчерелә диелгән. Димәк, 4 октябрь - шимбә ялы 6 октябрь - дүшәмбегә күчерелә.

Шулай итеп, Татарстан Республикасында 2014 нче елда 4,5, 6 нчы октябрь ял көннәре булып санала,дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Корбан бәйрәменә 4,5,6 нчы октябрьдә ял итәчәкләр