Бәяләрнең бөтенләй бәйдән ычкыну ихтималы барлыгы яшәү дәрәҗәсенең кискен кими баруын искәртә. Ил халкына бил каешларын тагын да ныграк кысып бәйләргә киңәш итәләр. Урамда йөргәндә дә башын аска игән, шушындый вазгыятьтән күңел төшенкелегенә бирелгәннәрнең саны көннән-көн артуын күрәсең, ә бу инде күпләрне өметсезлеккә илтергә мөмкин...
Күңел төшенкелегенең сәбәбе төрле була. Аны шомлылык, үз-үзеңә ышануны югалту китереп чыгарырга мөмкин. Гадәттә, үзенең уңышсызлыкларында башка кешеләрне гаепләүчеләр күңел төшенкелегенә тиз бирелә. Аның тормышы үзе теләгәнчә бармый башлый.
Күңел төшенкелегенә бирелергәме, әллә күңел хөрлеге белән киләчәкне уңышлы күзаллап яшәргәме - аны һәркем үзе сайлап ала. Күңел төшенкелеге белән көрәшү өчен, алдынгы фикерләү ысулларыннан файдаланырга кирәк, уңай хисләрне күбрәк алырга, үзеңдә тупларга, дөньяга тискәре карашны үзгәртү зарур. Тискәре күренешләр турында уйламау хәерле, яңа мөмкинлекләр табу турында фикерләү отышлырак. Әгәр тирә-юньдә тормыш авырлыгыннан, тискәре хәлләрдән даими зарланучылар күп икән, андый урыннардан ераккарак китәргә кирәк, оптимистик рухтагы әңгәмәдәшләр белән ешрак сөйләшү файдалы.
Гаеплелек хисеннән арыну бик мөһим. Үзеңне яхшы хис итү өчен, күңел күтәренкелеген сакларга кирәк. Психологлар раслаганча, күңел төшенкелегенә бирелүчеләр үзләрен алда һәрвакыт ниндидер күңелсезлекләр көтә, дип уйлыйлар, ә ул тетрәнүләргә-стресска китерә. Һәр кешенең ниндидер авыр чаклары була: эше бармый, һәрнәрсә дә аңа каршы тора кебек, ул өметсезлеккә бирелә башлый. Шул чорны ничек үткәрүе алдагы көннәрдә кешенең уңышлы яки уңышсыз булуын билгели.
Әгәр кеше үзенең башкара торган эшен яратмаса, аның күңеле күтәрелми, киресенчә, яратып башкарган хезмәтеннән соң, уңай энергия арта, ул үзен яхшы хис итә башлый.
Ислам дине тарафдарлары - мөселманнар авыр чакта да, рәхәтлек, җиңеллек килгәндә дә кулларын күтәреп, үзен бар иткән Аллаһы Тәгаләгә дога кылалар, гөнаһларын кичерүне, җиңеллек китерүне сорыйлар. Кулларын күтәреп, үзенең гозерләрен сораган кешенең кулларын буш җибәрмәм, дигән Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен барысы да яхшы белә. Шул рәвешле алар үзләренә уңай хисләр, күп энергия туплыйлар, ә тискәреләреннән арыналар.
Күңел төшенкелегенә бирелүче кеше һәммә нәрсә яхшы булганда да канәгать түгел. Хәзергә әйбәт булса да, бераздан «кара көннәр» килер, дип фикер йөртә ул. Яшәү дәрте булганнар авыр вакытта да елмаерга тырыша...
Күңелегез күтәрелсен, үзегезне яхшы хис итү өчен авырлыкларны онытып торыгыз һәм ешрак елмаегыз!
Реклама
Нет комментариев