Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар кайларда ял итәргә җыена

Җәй - ел буена көтеп алынган отпусклар, рәхәтләнеп ял итәр чак. Азнакайлылар елның бу фасылын ничек үткәрергә, кайларда ял итәргә җыена микән? Әнә шул сорау безне шәһәр урамнарына алып чыкты. Римма Гәрәева: -Гомер эченә бер чит илгә барырга җыенам. Инде берничә ел шуңа акча җыйдым. Кеше төсле бер дөнья күреп...

Җәй - ел буена көтеп алынган отпусклар, рәхәтләнеп ял итәр чак. Азнакайлылар елның бу фасылын ничек үткәрергә, кайларда ял итәргә җыена микән? Әнә шул сорау безне шәһәр урамнарына алып чыкты.

Римма Гәрәева:

-Гомер эченә бер чит илгә барырга җыенам. Инде берничә ел шуңа акча җыйдым. Кеше төсле бер дөнья күреп кайтасы килә. Бер танышым: "Экскурсияләр вакытында туристлар утырган автобуслар соңгы вакытта бик еш мәтәли башлады, ничек курыкмыйсың?" - ди. Курыкмыйм. Язмышыңа ни язылса -шул. Бары тик яхшыны гына уйларга кирәк. Юллама алганда ук барсын да бөтен нечкәлекләренә кадәр сорашып, аңлашылмаучылыкларга юл калдырмадым, иминиятләшергә дә онытмадым.

Дамир Харисов:

-Үзебездәге елга-күлләр буенда утырып, балык тотып кайтсаң да менә дигән ял. Без, авыл кешесенә болай да оҗмах: саф һавалы урманы янәшәдә генә, ул җәйрәп яткан әрәмәлекләр... Менә шуларны әйләнеп себерке җыеп, печәнен чабып кайту үзе бер хозурлык. Алтмыштан узып та әле бер чит төбәккә ялга барган юк, теләк тә юк, мөмкинлек тә чамалы. Туган ягыбызда да җәй бик рәхәт, әмма кыска гына, тиз үтеп китә...

Гөлназ Шәрәфиева:

-Кырымда моннан 23 ел элек булган идем. Быел менә, ниһаять, тагын шунда барып кайту бәхете тияргә тора. Бахчисарай районы хәзер инде тагын да матурлангандыр, үскәндер. Хәзер Кырымның илебез составында булуы да бик яхшы, үз өеңдәге кебек була бит ул. Республикадан быел балалар да ял итәргә күпләп барачак дип ишеттем. Барыбызга да рәхәт ял итәргә ясзын!

Миңнур Халикова:

-Нинди ял инде ул безгә! Әнә, бакчада эш баштан ашкан: әле генә чүбен утыйсың, коңгызы тынычлык бирми... Җәй көне эшләп калмасаң, кышын ни ашарсың?

Шәһәрдәшләр белән Лиза Нурлыева гапләште

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар кайларда ял итәргә җыена