Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар игътибарына. Шартлаткыч куллануның үз тәртибе бар

Яңа ел алдыннан төрле шартлаткыч, салют һәм петардаларны куллану янгын чыгу ихтималын күпкә арттыра. Пиротехник эшләнмәләрне куллануның үз кагыйдәләре бар. Аларны сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан 500 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан, автомобиль...

Яңа ел алдыннан төрле шартлаткыч, салют һәм петардаларны куллану янгын чыгу ихтималын күпкә арттыра. Пиротехник эшләнмәләрне куллануның үз кагыйдәләре бар. Аларны сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан 500 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан, автомобиль юлларыннан исә әлеге ара 50 метр булырга тиеш. Азнакай шәһәрендә пиротехник эшләнмәләрне куллану өчен ике урын - "Юбилейный" стадионында футбол мәйданы артында һәм "Тарсус" паркы артында билгеләнгән. Һәрбер авыл җирлекләрендә дә әлеге максатта билгеләнгән урыннар булырга тиеш. Тыелган урыннарда шартлаткыч, салют, петардалар кулланып, үзебезнең һәм кешеләрнең тормышын куркыныч астына куймыйк. Кагыйдә бозучыларга карата зур күләмдә штрафлар салынуы турында да онытмыйк!

Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар игътибарына. Шартлаткыч куллануның үз тәртибе бар