Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар “Халкым минем” газетасы игълан иткән бәйгедә катнаша ала

Бөтендөнья татар конгрессы, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы "Бу минем әнием" дигән бәйге игълан итә. Һәркемнең үз әнисе турында сөйлисе, күңелендә йөрткән матур сүзләрне җиткерәсе киләдер. Катнашу өчен әниегез турындагы язма (күләме 3 биттән артмаска тиеш), әниегезнең фотосы һәм "Халкым минем" газетасына 2017 елның беренче...

Бөтендөнья татар конгрессы, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы "Бу минем әнием" дигән бәйге игълан итә.

Һәркемнең үз әнисе турында сөйлисе, күңелендә йөрткән матур сүзләрне җиткерәсе киләдер. Катнашу өчен әниегез турындагы язма (күләме 3 биттән артмаска тиеш), әниегезнең фотосы һәм "Халкым минем" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанциягезнең копиясе кирәк.

Язмалар газета битләрендә һәм Бөтендөнья татар конгрессының congress.tatar сайтында урнаштырылачак. Бу бәйгедә үз әнисе турында кадерле, матур сүз, фикер җиткерәсе килгән мәктәп укучысымы, яшьләрбезме, олылармы һәркем катнаша ала. Материалларны 1 мартка кадәр җибәрүегез сорала.

Бәйгегә йомгак 8мартка туры китереп Казанда ясалачак. Җиңүче өч кешене бүләк көтә. Катнашучыларга махсус дипломнар биреләчәк.

Төп шарт - "Халкым минем" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу. (Газетаның индексы 27230, язылу 10 декабрьгә кадәр).

Материалларны gazetavkt@mail.ru адресына яки Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 йортка юллый аласыз.

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары

иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова К.Р

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайлылар “Халкым минем” газетасы игълан иткән бәйгедә катнаша ала

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар “Халкым минем” газетасы игълан иткән бәйгедә катнаша ала