Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар геройларын онытмыйлар

Совет гаскәрләре Әфганстан җирендә 9 ел да 1 ай һәм 19 көн дәвамында булды. 1989 елның 15 февралендә 40нчы армиянең соңгы подразделениесе бу ил территориясеннән чыгарылды. Генерал Громов җитәкчелегендә Термездагы "Дуслык" күпере аша илебезгә чыгу тарихның мәңгелек вакыйгасы булып теркәлеп калды. 15 мең совет солдаты, 100 меңнән артык әфганлы гомерләрен...

Совет гаскәрләре Әфганстан җирендә 9 ел да 1 ай һәм 19 көн дәвамында булды. 1989 елның 15 февралендә 40нчы армиянең соңгы подразделениесе бу ил территориясеннән чыгарылды. Генерал Громов җитәкчелегендә Термездагы "Дуслык" күпере аша илебезгә чыгу тарихның мәңгелек вакыйгасы булып теркәлеп калды. 15 мең совет солдаты, 100 меңнән артык әфганлы гомерләрен корбан иткән бу сугыш шулай төгәлләнде. Ун меңнәрчә егетебез анда төрле тән җәрәхәтләре, гомерлек рухи яра алды.
Безнең районнан бу сугышта 248 егет катнашты. 6 егетебез интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак булды. 200 меңнән артык хәрби орден-медальләр белән бүләкләнде, аларның 72се, шул исәптән якташыбыз Ильяс Дауди Советлар Союзы Герое исемен алды. Азнакайның 50 егете сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнде.
Шунсын әйтергә кирәк, без, совет солдатлары, Әфганстан халкына каршы сугышмадык, ә илнең бөтенлеге, иминлеге өчен көрәштек. Безнең көч белән никадәр наркотрафиклар ябылды, террорчыларның корал кәрваннары юк ителде, халыкның яшәеше өчен кирәкле мөһим юлларны, нефтьүткәргечләрне сакладык, йортлар, социаль объектлар төзедек.
Әфган сугышы яралары тоныкланырга да өлгермәде, чечен җирендә хәрби хәрәкәтләр башланды. Бу бәрелешләрдә районыбыздан 260 егет катнашты. Ул янә районыбызның 4 гаиләсенә улларын югалту кайгысын алып килде.
Әфган һәм чечен җирендә батырларча һәлак булган егетләребезнең якты истәлеге мәңгегә күңелләребездә. Батырларга дан!
Вакыт яраларны төзәтә дисәләр дә, улларын югалту ачысын кичергән әти-әниләрнең, якыннарының йөрәк ярасы беркайчан да бетә торган түгел. Әнә шундый лачын егетләр үстергән әниләр, әтиләр алдында баш иеп, бүген без аларга рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Инде аларның да кайберләре арабызда юк.
Бу көн уңаеннан истәлекләребезне яңартып, әти-әниләргә, сугышчан дусларыбызга, барлык райондашларга исәнлек, сихәтлек, имин тормышлар, күгебезнең һәрчак аяз булуын, бары тик сөенечләр генә кичереп яшәвебезне телим!
Илшат ИСЛАМОВ, хәрби хәрәкәтләр ветераннары клубы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар геройларын онытмыйлар