Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар газета-журналларга язылып – бүләк оттылар!

Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте инде дүртенче тапкыр иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә. 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән "Газета-журналларга язылган өчен - iРad " акциясендә катнашу өчен 213 хат килгән булган. Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, алар...

Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте инде дүртенче тапкыр иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә. 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән "Газета-журналларга язылган өчен - iРad " акциясендә катнашу өчен 213 хат килгән булган. Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, алар арасында чит төбәкләрдә гомер кичерүчеләр дә бар.

Исегезгә төшерәбез, катнашучыларның барсы да 15 савыт-саба комплекты, өч цифрлы фотоаппарат һәм iРadка дәгъва кылды. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы төп бүләк квитанцияләр җибәрүчеләр арасында уйнатылды.

Акциядә катнашуның шарты гади: бары тик "ТАТМЕДИА"ның кимендә өч басмасына язылып, квитанцияләрнең күчермәләрен 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр оештыручыларга җибәрергә генә кирәк иде.

Югары Стәрле авылында яшәүче Гөлнара Сәйфетдинова, әлеге бәйгедә катнашып, бүләккә лаек булды да инде. Шушы көннәрдә без аның белән очрашып, вәгъдә ителгән Кукмара заводы җитештергән савыт-саба җыелмасын тапшырдык. Гөлнара ханым Сарлы авылы урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Беренче яртыеллык өчен ул ** газетага язылган булган.

- Шундый зур бүләк өчен бәйгене оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм, - ди ул. - Газета-журналларга бәйгедә катнашу өчен генә дип язылганым юк, без кечкенәдән укып үстек, бүген исә алардагы мәгълүматны хезмәтемдә бик теләп файдаланам. Басма матбугатның һәрберсен беренче битеннән башлап ахырына кадәр, хәрефен дә калдырмыйча, укып чыгам.

Хәзер Интернет заманы, бөтен мәгълүматны, яңалыкны аннан табып, укып булса да, Гөлнара ханымның моңа карата үз фикере бар.

- Буш вакытларыңда кулыңа газета һәм журнал алып укуга ни җитә?! Аның исләре үк җанга якын. Бүген интернет алга киткән заманда яшәсәк тә, ул бер вакытта да газета-журналны, китапны алыштыра алмаячак. Шуңа күрә балаларда кечкенәдән укуга мәхәббәт тәрбияләргә кирәк, көн дәвамында компьютер алдында утырып кына белем туплап булмый, - ди мөгаллимә.

Туйкә авылында яшәүче Илдус Гыйләҗев исә район буенча иң зур суммага газета-журналга (3121 сумлык) язылган әбүнәче буларак "ТАТМЕДИА"ның махсус бүләгенә ия булды. Әйтергә кирәк, Илдус абый әлеге бәйгедә һәрдаим катнаша һәм бүләк отмый калганы юк.

"Газета-журналларга язылган өчен - iРad " акциясе алга таба да оештырылачак. Шуңа күрә форсатны кулдан ычкындымагыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Сүз уңаеннан

Бүген "ТАТМЕДИА" җәмгыяте карамагында 99 газета һәм 16 журнал бар. Аларның тулы исмелеге белән tatmedia.com.ru сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар газетажурналларга язылып – бүләк оттылар!