Азнакайлылар, гадәттән тыш хәлләргә әзерме сез? ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Бүген районыбызда гадәттән тыш хәлләргә әзерлекне тикшерү үтә. Иртә белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә 5нче гомумбелем бирү мәктәбендә шәһәрнең башкарма власте, хокук саклау органнары, гражданнар оборонасы, районның көнкүрешен (газ, электр, җылылык, торак-коммуналь, янгын сүндерү, медицина, мәгариф һ.б.) тәэмин итүче хезмәтләр белән гадәттән тыш хәлләргә әзерлек мәсьәләсенә багышланган...
Бүген районыбызда гадәттән тыш хәлләргә әзерлекне тикшерү үтә. Иртә белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә 5нче гомумбелем бирү мәктәбендә шәһәрнең башкарма власте, хокук саклау органнары, гражданнар оборонасы, районның көнкүрешен (газ, электр, җылылык, торак-коммуналь, янгын сүндерү, медицина, мәгариф һ.б.) тәэмин итүче хезмәтләр белән гадәттән тыш хәлләргә әзерлек мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды һәм бу әзерлек практикада тикшереп тә каралды. Хәсәнов урамындага 7, 9, 11 йортлар, 4нче мәктәп янәшәсендә янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналарын, җылылык челтәре техникасын күреп, аптыраучылар да булгандыр. Җылылык челтәрендә бик зур авария булганда, аны ничек тиз генә төзәтү һәм халыкны вакытлыча кайда урнаштырып тору, аларга тиешле шартлар тудыру буенча әзерлек әнә шулай конкрет гамәлләр аша тикшерелде. Көн дәвамында шундый ук чаралар ЦКППНда, "Восток" мәдәни-сәүдә үзәгендә, май заводында да үтә.
Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев