Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар “Фемида”дан – ике бүләк белән кайтты

Башкаланың "Корстон" мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы судьяларының XII отчет-сайлау конференциясе үтте. Конференция эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Актуаль мәсьәләләр каралган сөйләшүне Республика Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлазов ачты һәм гомум юрисдикция судларының узган елгы эшчәнлеге турында доклад белән чыкты. Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов район һәм шәһәр...

Башкаланың "Корстон" мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы судьяларының XII отчет-сайлау конференциясе үтте. Конференция эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Актуаль мәсьәләләр каралган сөйләшүне Республика Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлазов ачты һәм гомум юрисдикция судларының узган елгы эшчәнлеге турында доклад белән чыкты. Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов район һәм шәһәр судлары эшен оештырудагы төп мәсьәләләрне яктыртты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында суд корпусы вәкилләре эшчәнлегенә югары бәя бирде, район һәм шәһәр судларының матди-техник базасын яңарту буенча алып барылган эшләргә тукталды.

Һәр елдагыча, конференциядә фидакарь хезмәт өчен төрле дәрәҗә бүләкләр тапшыру тантанасы да узды. "Ел судьясы", "Һөнәре буенча иң яхшы" һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында барган "Фемида" ел бәйгесенә йомгак ясалды. Конференциядән азнакайлылар ике бүләк белән кайтты: "Судның иң яхшы матбугат секретаре" исемен Азнакай шәһәр суды рәисе ярдәмчесе Маргарита Калиниченко алды, "Маяк" газетасы журналисты, бүлек мөдире Лиза Нурлыева "Иң яхшы язма" номинациясендә махсус призга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев