Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Эбол бизгәгенньн курыкмыйлар

Чыганагы Көнбатыш Африкада булган Эбол бизгәгеннән бу илдә ел башыннан инде 672 кеше вафат булган. Яман вирус җир шары буйлап җәелүен дәвам итә: ул Тунис, Мисыр, Гонконгта да ачыкланган. Әле шушы көннәрдә генә массакүләм мәгълүмат чаралары Либериядә командировкада булган АКШ гражданының вирус йоктырып кайтуы турында хәбәр итте. Азнакайлылар әлеге куркыныч...

Чыганагы Көнбатыш Африкада булган Эбол бизгәгеннән бу илдә ел башыннан инде 672 кеше вафат булган. Яман вирус җир шары буйлап җәелүен дәвам итә: ул Тунис, Мисыр, Гонконгта да ачыкланган. Әле шушы көннәрдә генә массакүләм мәгълүмат чаралары Либериядә командировкада булган АКШ гражданының вирус йоктырып кайтуы турында хәбәр итте. Азнакайлылар әлеге куркыныч эпидемия турында ни уйлый? Чираттагы сораштыруыбызда әнә шул хакта кызыксындык.


Гөлсинә Хаҗиева, пенсионер:
- Бакчага чыкканда юкарак киенгәнмендер инде, салкын тигердем менә. Безнең үз чирләребез дә баштан ашкан, кирәкми безгә чит илнекеләр. Африкага барасы юк, ул вирустан бер дә курыкмыйм, телевизордан да шулай диделәр, курыккан кеше чит илгә чыкмасын.


Алия, медицина көллияте талибәсе:
- Әлеге вирусның баш калкытуы турында хәбәрләр күренә башлаганда ук укытучыбыз Эбол турында бик тәфсилләп аңлатты. Бу кизүнең төп билгеләре: бик каты баш авырту, күңел болгану, тизәктә кан күренергә мөмкин, ул шулай ук күздән, борын-колаклардан, аңкаудан агып чыга. Авыруның эче бик авырта, хәле китә, коры ютәл барлыкка килә, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Бөтен чир дә иң әүвәл кешенең үзенә бәйле, авыруга каршы таләпләр үтәлсә, шәхси гигиена сакланса, аның чыганагы булган урынга барудан тыелсаң, бернинди куркыныч юк.


Нәфис Әхмәт:
- Кош, дуңгыз гриппын да океан артындагы илдә шул рәвешле уйлап чыгарган иделәр, монсы - чираттагысы. Конгресстан акча таләп итүнең бер алымы. Россиядә бу авантюра барып чыкмый, ул аны кабул итми, ә Америкага африкалыларны алдау берни тормый...
Назыйф Гарифуллин, урта яшьләрдәге эшче:
- Әле шушы араларда гына Эбол белән бәйле соңгы яңалыкларны укып утырдым. Аның белән инде 1093 кеше зарарланган. Белгечләр 30 елга якын аңа каршы вакцина ясау өстендә эшләсә дә, әлегәчә нәтиҗәле препарат юк. Менә шунсы начар. Димәк, эпидемия бөтен планетага яный.

Гаҗилә Гайсина, лаеклы ялда:
- Сакланганны саклармын, дигән Ходай. Бөтен чир дә үзенчә куркыныч. Кемнәрдер яман шештән үлеп китә, кемнәрдер тап-таза килеш авариядә вафат була. Күрергә салмасын. Күп нәрсә үзеңнән дә тора.

Гөлнар Шәйдуллина, табиб-инфекционист:
- Вирус кара тәнле, ак тәнле булуга карамый, бөтен кешегә бертөрле яный. Авыр чир, 70 проценттан артык очрак үлем белән төгәлләнә. Ул кулдан-кулга, һава-сулыш юлы белән йога. Африкада баш калкыткан бу авыру безгә куркыныч түгел, әмма анда булып кайтучыларга вирусы эләгергә мөмкин. Инкубация чорының бик аз булын әйтергә кирәк - нибары 4-6 көн. Бизгәкнең дәваланмавы яман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Эбол бизгәгенньн курыкмыйлар