Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар да Ленинград блокадасын кичергән. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Бүген Ленинград блокадасы бетүгә 73 ел. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз. Сугыштан исән-имин кайтып, районны үстерүдә үз өлешен керткән ветераннарыбызның да арабызда инде күбесе юк, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru (Азнакай, 27 гыйнвар, "Маяк", Лиза...

Бүген Ленинград блокадасы бетүгә 73 ел. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз. Сугыштан исән-имин кайтып, районны үстерүдә үз өлешен керткән ветераннарыбызның да арабызда инде күбесе юк, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 27 гыйнвар, "Маяк", Лиза Нурлыева)

Район җитәкчеләре бу сугышларда катнашкан һәм блокада афәтен кичергән райондашлар янына күчтәнәчләр белән барып, кадер-хөрмәт күрсәтеп кайттылар. Районыбыздан да Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган. Ленинград өчен барган сугышларда катнашканнарның бүгенге көндә нибары өчесе исән. Алар: Вагыйз Әминов, Шамил Усманов, Хәбибулла Хәмидуллин. Фашизмга каршы көрәштә үзен аямаган, илебезгә азатлык яулаган ветераннарыбызга хөрмәт һәм дан! Азнакай шәһәрендә яшәүче Римма Усманова шулай ук бу шанлы көннәрнең шаһиты булган, аның балачак хәтерендә блокаданың һәр көне, һәр мизгеле сеңеп калган. Үзе белән очрашуга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Элиза Мәрданшина белән әнә шул истәлекләрне яңартып утырды Римма апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайлылар да Ленинград блокадасын кичергән. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Hi! I could have sworn I've been to this web site before but after looking at many of the posts I realized it's new to me. Regardless, I'm certainly happy I stumbled upon it and I'll be book-marking it and checking back often!wholesale jerseys China

    • аватар Без имени

      0

      0

      I love what you guys are up too. This sort of clever work and coverage! Keep up the superb works guys I've you guys to my blogroll.119339