Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, чистарыныр чак җитте

Табигатьнең көйсезләнүенә карамастан, яз үзенекен итә: табигать әкренләп булса да кышкы йокыдан уяна. Кар астыннан язның беренче чәчәкләре - чүпләр дә баш калкыта башлады. Әмма җир өстен тутырып яткан әнә шул чүп-чар табигатьнең язгы матур күренешләрен юкка чыгара түгелме? Бүген урам тутырып аунап яткан тәмәке кабы, төпчекләр, сыра шешәләре, полиэтилен...

Табигатьнең көйсезләнүенә карамастан, яз үзенекен итә: табигать әкренләп булса да кышкы йокыдан уяна. Кар астыннан язның беренче чәчәкләре - чүпләр дә баш калкыта башлады. Әмма җир өстен тутырып яткан әнә шул чүп-чар
табигатьнең язгы матур күренешләрен юкка чыгара түгелме?
Бүген урам тутырып аунап яткан тәмәке кабы, төпчекләр, сыра шешәләре, полиэтилен пакет кисәкләре, конфет кәгазьләрен күргәч, аптырап калырлык: бу кадәр чүпне кемнәр генә ташлап бетерде икән? Ләкин ни генә дисәк тә, үзебезнең кулдан төшкән чүпне барыбер үзебезгә үк җыярга туры киләчәк. Бер сүз белән әйткәндә, өмәләр вакыты килеп җитте! Шәһәр һәм район территориясен чүп-чардан арындыру, төзекләндерү, яшелләндерү буенча Азнакайда 1
апрельдән санитар-экологик икеайлык старт ала. Икеайлык дәвамында җирлегебездә санитар чистарыну буенча экологик өмәләр, акцияләр, агач утырту көннәре үткәреләчәк. ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары-табигатьне саклау буенча ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Азнакайда уздырган күчмә утырышта да сүз башлыча әнә шул хакта барды. Узган елны санитар икеайлык барышында калдыкларны юк итү юнәлеше буенча 7меңнән артык татарстанлы җаваплылыкка тартылган. Районда андыйларның саны 70. Экология таләпләренә буйсынмаучыларга карата катгый чаралар да күрелә. Әмма штрафлар белән генә хәлне төзәтәм димә. Министр урынбасары да шул фикердә:
- Максатыбыз - штрафлар салып, халыкны куркыту түгел. Ләкин һәр әйбернең бер чиге була, - ди ул.
Башка елдагы кебек бу юлы да республика, шул исәптән безнең район территориясе дә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын һәм башка экологик кагыйдә бозуларны ачыклау максатыннан министрлык вәкилләре тарафыннан
вертолеттан күзәтеләчәк.
- 2016 ел республикада Су саклау зоналары елы буларак билгеләп үтелә. Авиа-күзәтүвакытында без, беренче чиратта, елга-күл буйлары торышына бәя бирәчәкбез. Бер генә су объекты да - кечеме ул, зурмы - игътибардан
читтә калмаяак, - ди баш инспектор. Әмма икеайлык үтте дә, өмәләр, төзекләндерү эшләре бетте дигән сүз түгел, санитар-экологик хәлне яхшырту буенча эш ел әйләнәсе дәвам итәчәк. Әйләнә-тирәнең законча лыкларын саклауда Фаяз Шакиров җитәкчеләрне халык белән актив эшләргә чакырды. Мәгълүм булганча, министрлык тарафыннан хокук бозучыны "кулыннан" тотканнарга 1,5мең сум матди ярдәм каралган. Әлеге программа узган елның августыннан
бирле алып барылса да, кызганыч, безнең районда әлеге мөмкинлектән бер генә кеше дә файдаланмаган. Киңәшмә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов министр урын басарын җирлегебездә таби-
гатьне саклауга юнәлтелгән эшләр белән дә таныштырып үтте.
Аларның барсы да халык күз алдында: мәсәлән, кайчандыр чүпкә батып яткан Кара елга гына да соңгы бер ел эчендә танымаслык булып үзгәрде. Шунысы куанычлы, биредә төзекләндерү эшләре агымдагы елда да дәвам итәчәк. Бу нисбәттән республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән, "Азнакайнефь" идарәсенең 60 еллык юбилее уңаеннан "Татнефть" җәмгыяте исә бу юнәлештә 16 миллион сум акча тотачак. Шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә
яңа парк-скверлар барлыкка киләчәк. Бары тик булганның кадерен белеп, сакларга гына кирәк. Фаяз Шакиров район күләмендә экология, табигатьне саклау буенча алып барылган барлык эшләргә дә югары бәя бирде.Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов "Матурлык яратуны тудыра, ярату - дөньяны саклый" дигән сүзләр белән тәмамлап, һәркемне әйләнә-тирә мохитебезне сакларга чакырды.
Үзебез яшәгән тирәлекнең чисталыгын саклау, матур итү барыбызның да уртак бурычы икәнлеген онытмасак иде. Яшәгән җиребез ямьле булсын өчен, ул җирне яратырга, аның өчен җан атарга кирәк.
Табигатьне саклау закончалыкларын санга сукмаучыларга тап булдыңмы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә 5-13-48 телефон номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә онытма!
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чистарыныр чак җитте Азнакайлылар, чистарыныр чак җитте