Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар өчен арзанлы эш көче кыйммәткә төшәргә мөмкин

Хезмәт миграциясе бөтен ил өчен табигый күренеш. Күчеп килүчеләр теләсә кайсы өлкәдә хезмәт куялар. Чит ил гражданнары инфраструктура зур үсештә булган, куркынычсыз, эш урыннары кирәк җиргә эшкә күчеп киләләр. 2014 елда бары тик 500 чит ил гражданы гына Татарстан территориясендә вакытлыча яшәргә рөхсәт ала ала. Россия хөкүмәте әнә шундый квота...

Хезмәт миграциясе бөтен ил өчен табигый күренеш. Күчеп килүчеләр теләсә кайсы өлкәдә хезмәт куялар. Чит ил гражданнары инфраструктура зур үсештә булган, куркынычсыз, эш урыннары кирәк җиргә эшкә күчеп киләләр.

2014 елда бары тик 500 чит ил гражданы гына Татарстан территориясендә вакытлыча яшәргә рөхсәт ала ала. Россия хөкүмәте әнә шундый квота куйды. Азнакай муниципаль районында чит ил гражданнарын эшкә алуда ихтыяж юк. Аларның күпчелеге шәхси затларда - йортлар төзү, территорияне җыештыру, бакча карау кебек эшләрдә эшлиләр.

Эш бирүче чит ил гражданнарын хезмәткә җәлеп итә ала, әмма моның өчен аларның Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча яки даими яшәргә хокукы, эшкә рөхсәте булырга тиеш.

Шул ук вакытта РФ га вакытлыча килгән чит ил гражданы рөхсәт бирелгән урында һәм күрсәтелгән хезмәт төре буенча гына эшен башкарырга хокуклы. Закончалыклар бозылган очракта, эш бирүче физик затларга 2,5 -5 мең, җаваплы кешеләргә 25-50 мең, ә юридик затларга 250- 800 мең сум күләмендә штраф, яки 14 - 90 тәүлеккә кадәр эштән азат итү җәзасы каралган.

Моннан кала, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар да юридик затлар кебек үк җаваплылык тоталар.

Шулай ук медицина күзәтүе узмаган, янгынга каршы инструктаж үтмәгән чит ил гражданнарын эшкә алу: хезмәт, санитар-эпидемиология, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга керә.

Шулай итеп, арзан эш көче бик кыйммәткә төшәргә, хәтта оешмагызны банкротка да чыгарырга мөмкин.

Мигрантлар белән эшләгәндә аларның яшәү һәм теркәлү урынындагы аерма зур проблемалар тудыра. Мәсәлән, бер авылдагы йортта берьюлы 35 граждан теркәлү очрагы булды. Шәһәр суды аша чит ил гражданнары әлеге адрес буенча миграцион исәптән төшерелде.

2014 елның 1 гыйнварыннан югарыда күрсәтелгән гамәлләр өчен, яки чит ил гражданнарын фиктив рәвештә теркәү, беркетү кебек гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Бу 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф, өч елга кадәр эш урыныннан азат итү, яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү кебек җәза бирелергә мөмкин дигән сүз.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар өчен арзанлы эш көче кыйммәткә төшәргә мөмкин