Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Чечен сугышында һәлак булган якташлары Айгиз Зәйнетдиновны искә алдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Узган шимбәдә сугыш хәрәкәтләре вакытында Чечен Республикасында һәлак булган якташыбыз Айгиз Зәйнетдинов истәлегенә 17 тапкыр баскетбол турниры уздырылды. Раян Фәрукшин, Зөлфәт Закиров, Радис Ганиевлар башлангычы белән оештырылган баскетбол ярышларында республиканың төрле почмакларыннан җиде команда катнашты. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та катнашты....

Узган шимбәдә сугыш хәрәкәтләре вакытында Чечен Республикасында һәлак булган якташыбыз Айгиз Зәйнетдинов истәлегенә 17 тапкыр баскетбол турниры уздырылды. Раян Фәрукшин, Зөлфәт Закиров, Радис Ганиевлар башлангычы белән оештырылган баскетбол ярышларында республиканың төрле почмакларыннан җиде команда катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та катнашты.

Чара барышында Рәмис Аксенов, Айдар Гәрәев, Владимир Евдокимовка "Хезмәттәге батырлык өчен" медальләре тапшырылды.

Нәҗитәдә, Лениногорск командасы быелгы җиңүче булып танылды. Икенчедә - Азнакайның "АЗК" командасы булса, Актүбәнең "Ковчег" командасы өченче урынны яулады. "Иң яшь уенчы" номинациясендә Никита Староверов (Азнакай) бүләкләнде. Азнакайдан Рәүф Мурзин - "Иң яхшы уенчы", Актүбәдән Марат Хәйртдинов - "Иң яхшы һөҗүмче" булып танылдылар.

Нина Хвалеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев