Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, «Быел юкә балы булмаячак»

Умартачыларның кызу эш вакыты җитте. Авылларда бал суырта башладылар. Кырык елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Камил абый Сөнгатуллин, без шалтыратканда, беренче балны суыртырга бара иде. - Әлегә бал уңышы ничек буласын әйтә алмыйм, әмма шунысы хак: быел юкә балы бик аз булачак. Ни өчен дигәндә, юкәне агач бетләре ашап бетерде....

Умартачыларның кызу эш вакыты җитте. Авылларда бал суырта башладылар. Кырык елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Камил абый Сөнгатуллин, без шалтыратканда, беренче балны суыртырга бара иде.

- Әлегә бал уңышы ничек буласын әйтә алмыйм, әмма шунысы хак: быел юкә балы бик аз булачак. Ни өчен дигәндә, юкәне агач бетләре ашап бетерде. Аның бер 70 процентын харап иткәннәрдер. Минем умарталар мари урманнарында да бар, аларда юкә балы булыр дип өметләнеп торам. Чәчәк балы исә әйбәт булыр дип торабыз, - ди ул.

Камил абыйның сүзләрен "Татарстан умартачылары" төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Катков та раслый. Ул да юкә балының уңышы начар булачак ди.
- Балның уңышы уртача булыр кебек. Узган ел җәй салкын, яңгырлы булды, бал уңышы да начар иде. Балны быел күбрәк суыртачакбыз, уңыш уртача булыр дип уйлыйм. Юкә балына өметләнәсе дә юк, - дип кабатлады ул да.

Сергей Катковның умарталыгында 150гә якын умарта оясы бар. Соңгы биш елда умартачылык белән ныклап шөгыльләнә башлаган. Үткән елгы балны сатып бетергән.
- Аны урнаштыру проблема булмады. Хәтта 2010 елгы бал да сатылып бетте, чөнки, әйткәнемчә, үткән елны бал уңышы начар булды. Быел балның өч литры уртача 1400 сум булыр, - ди ул.

Башкортстан якларында хәлләр ничегрәк икән дип, умартачы Рафаил Юсуповка шалтыраттык. Ул исә бал уңышы әйбәт булырга охшаган ди. Балны бер атна элек үк суырта башлаганнар.

- Яңгыр да әйбәт яуды. Көннәр дә җылы булды. Бөтен вакытыбыз кортлар янында үтә, күңелле вакытыбыз, - ди ул.
Интернетта яңа бал сатыла дигән игъланар да күренә башлады. Иң өлгер умартачылар Актанышта яши икән. Минем белән телефоннан сөйләшкән ханым балның уңышы әйбәт булуын, бер атна элек үк бал аера башлауларын әйтте. Өч литрлы банкадагы балны алар 1200 сумга сата.


Дилбәр Гарифуллина

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар «Быел юкә балы булмаячак»