Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар бу сайлауларда да зур активлык күрсәтте

Азнакайлылар - актив халык. 13 сентябрь - Республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнарына сайлаулар үткән көнне бу аеруча сизелде. Бөтен район буенча сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә ачылды. Без исә елның төп вакыйгасын "яктыртуыбызны" шәһәрнең 8 нче мәктәп бинасында урнашкан 517 нче сайлау участогыннан башладык. Биредә Хәсәнов, Солтангалиев урамнарында...

Азнакайлылар - актив халык. 13 сентябрь - Республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнарына сайлаулар үткән көнне бу аеруча сизелде.

Бөтен район буенча сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә ачылды. Без исә елның төп вакыйгасын "яктыртуыбызны" шәһәрнең 8 нче мәктәп бинасында урнашкан 517 нче сайлау участогыннан башладык. Биредә Хәсәнов, Солтангалиев урамнарында урнашкан 10 күпфатирлы йортта яшәүче 1409 кеше тавыш бирә. Сайлау участогы үз эшен башлаганчы ук биредә җанлылык сизелә иде. Иң беренче булып Руслан Вәлиуллин тавыш бирде. Аның өчен бу көн аеруча истәлекле - егет сайлауларда тәүге мәртәбә катнаша.
- Мондый зур чарада тәүге мәртәбә катнашуым Татарстан Республикасы Президентын сайлау белән бәйле булуы аеруча куанычлы. Мин илемне, туган җиремне яратам. Шуңа да сайлауларның әһәмиятен тирәнтен аңлап, тавыш бирүдә катнашам, - ди Руслан.
Биредә тагын 16 яшь азнакайлы беренче тапкыр тавыш бирде.
- Мондый сәяси вакыйгада тәүге тапкыр катнашу һәркемнең күңелендә матур хатирә булып калырга тиеш. Шуңа без аларның һәрберсенә истәлек бүләкләре дә әзерләдек, - ди сайлау участогы рәисе Фәнис Ахунҗанов.
Илгиз Хәлиуллин сайлауларга тормыш иптәше белән парлап килгән.
- Беркайчан да сайлаудан читтә калганыбыз юк, без сайлаган депутатлар, җитәкчеләр киләчәктә дә өметләребезне аклап, халык мәнфәгатен кайгыртып эшләсеннәр иде, - ди Илгиз ага.
Төштән соң сайлау участокларында халыкның активлыгы тагын да артты. 15 сәгатькә якынча район буенча 66,8, шәһәр буенча 59,1 процент тавыш бирелгән иде. Ә 565 нче (Баланлы Бүләк) сайлау участогында сәгать 10 да ук сайлаучылар үз тавышларын биреп бетергән.
Гомумән алганда, Азнакай муниципаль район территориясендәге сайлау участокларының барсында да сайлаулар тиешле югарылыкта оештырылып, бернинди "чп"ларсыз, хокук сакчылары катнашында, имин үтте. Аларның һәркайсында күзәтүчеләр дә эшләде.
Бу көнне узган сайлауларда яшьләрнең аеруча актив катнашуы республика, районның, шуның дәвамы буларак, үзләренең киләчәге өчен битараф булмауларын күрсәтте.
Ә инде нәтиҗәләргә килгәндә, якынча исәпләүләр буенча шәһәрдә ТР Президентын сайлауда азнакайлыларның 95,79 проценты үзенең тавышын Рөстәм Миңнеханов өчен биргән. Районда бу сан 97,73 процент тәшкил итә.
Азнакай муниципаль районы муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнарына депутат булып 224 кеше сайланды. Аларның төп өлешен ­- 188 депутат - "Бердәм Россия" сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар тәшкил итә.
Сүз уңаеннан
Азнакай районы территориясендә - 42, шәһәрдә 20 участок сайлау комиссиясе оештырылган. Җирлегебездә тавыш бирү хокукы булган 51219 гражданин исәпләнә. Аларның 700 дән артыгы мондый сәяси чарада тәүге мәртәбә катнашучылар.
Районыбызның Таллы Бүләк, Баланлы Бүләк, Мәндәй авылларында оештырылган сайлау участокларында электрон тавыш бирү кулланылды.
Туйкә, Сукаеш, Таллы Бүләк, Югары Стәрле, Чалпы, Баланлы Бүләк, Мәндәй, Буралы авыллары халкы сайлауларда 100 процент катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар бу сайлауларда да зур активлык күрсәтте