Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Белоруссиядә Сабантуй үткәреп кайтты

Азнакай һәм Беларусь Республикасы Гродненск өлкәсе Ивье шәһәрләре арасында бер ел элек нигез салынган дуслык, хезмәттәшлек җепләре ныгый бара. Узган ел азнакайлылар Белоруссия җиренә барып, татарлар күпләп яши торган әлеге калада халкыбызның милли бәйрәмен уздыруда ярдәм итеп, шәһәр көнендә катнаштылар, татар халкының милли культурасын, җырга-моңга сәләтен күрсәтеп кайттылар. Беларусь дуслар...

Азнакай һәм Беларусь Республикасы Гродненск өлкәсе Ивье шәһәрләре арасында бер ел элек нигез салынган дуслык, хезмәттәшлек җепләре ныгый бара. Узган ел азнакайлылар Белоруссия җиренә барып, татарлар күпләп яши торган әлеге калада халкыбызның милли бәйрәмен уздыруда ярдәм итеп, шәһәр көнендә катнаштылар, татар халкының милли культурасын, җырга-моңга сәләтен күрсәтеп кайттылар. Беларусь дуслар бик сөенеп, киләсе елда да килүләрен теләп бик җылы озатып калганнар иде. Азнакайлылар сүзләрендә торды: муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә бер төркем делегация быел да Беларусь республикасына юл тотты.

БАШКА ФОТОСҮРӘТЛӘРНЕ ПАБЛИКТА КАРАГЫЗ

...Ивье шәһәренең туган көне татар халкының Сабантуйлы җәе белән бергә туры килә икән. Ике чараны берләштерү бәйрәмне тагын да ямьләдереп, тантана өстәде.

Шәһәр бәйрәмен район башкарма комитеты җитәкчесе (аны район старшинасы дип тә йөртәләр) Михаил Волчецкий ачып җибәрде. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов барлык татарстанлылар исеменнән котлап, азнакайлыларның бүләкләрен тапшырды. Матур теләкләргә Польша, Литва илләренннән килгән мәртәбәле кунаклар да кушылды.

Җырчы Булат Җиһаншин, "Квартет" төркеме Илнур Сәгыйтов, Лилия Тимерова, Светлана Кәлимуллина, баянчы Азат Вәлиев, Наил Хәлимовлар беларусларны һәм башка милләт халыкларын Азнакай көенә биеттеләр, җырлаттылар. Тамашачыларның иң көчле алкышлары аларга булды. Ә инде көрәшче, спорт мастеры Рәфис Миннеханов беларусларны милли көрәш серләренә өйрәтте. Азнакайлылар татар халкының элек-электән килгән милли уеннарын күрсәтеп, җирле халык белән бергәләп рәхәтләнеп күңел ачты. Көндезге уникедә башланган бәйрәм-тамаша төн уртасына кадәр дәвам итте. Бигрәк тә биредә яшәүче татарлар сөенеп туя алмады. Аларга үз туган телләрендә сөйләшергә, хатирәләрен яңартырга, милләттәшләре белән очрашырга мөмкинлек туды. Ивье татарлары туган телләрен бик белеп бетермәсәләр дә, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, көй-моңнарына ихтирам белән карыйлар.

Азнакай һәм Ивье шәһәрләре җитәкчелеге бар халыкны берләштергән Сабан туенда киләсе елда да очрашырга ышандырдылар. Әмма бу һич тә Сабан туйларына кадәр ике арада элемтә өзелеп тора дигән сүз түгел.

- Киләчәктә икътисад, җитештерү өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашып, хезмәттәшлекне ныгытуга игътибарны арттырачакбыз. Бездә дә, беларусларда да тәҗрибә уртаклашырдай җирлек бар. Мәсәлән, беларуслар безнең күчмә стоматология кабинетлары белән бик кызыксындылар. Ә анда авыл хуҗалыгы өлкәсе алга киткән. Мега-фермалары, көчле, заманча техника, яңа технологияләре белән дан тоталар. Димәк, дуслык күпере киләчәктә дә ачык булыр, - ди Айдар Шәмсетдинов.

Насима ФАЗЛЫЕВА

Фото ivyenews сайтыннан

Шулай ук укыгыз:

Азнакай районы делегациясе Белоруссиянең Ивье шәһәрендә булып кайтты

Дуслык, партнерлык элемтәләренә нигез салынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Белоруссиядә Сабантуй үткәреп кайтты