Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, белеп торыгыз! Африка чумасы көннән-көн якыная

Дуңгызларның Африка чумасы буенча чаң кагар вакыт килеп җитте. Бу афәттән ничек сакланырга? Нәрсәләрне белеп торырга? Әнә шундый сораулар белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшинга мөрәҗәгать иттек. - Ел башыннан 4 октябрьга кадәр чорда Россия Федерациясе территориясенең 25 субъектында дуңгызларда һәм кыргый хайваннарда шундый чирнең 257 очрагы теркәлгән, -...

Дуңгызларның Африка чумасы буенча чаң кагар вакыт килеп җитте. Бу афәттән ничек сакланырга? Нәрсәләрне белеп торырга? Әнә шундый сораулар белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшинга мөрәҗәгать иттек.

- Ел башыннан 4 октябрьга кадәр чорда Россия Федерациясе территориясенең 25 субъектында дуңгызларда һәм кыргый хайваннарда шундый чирнең 257 очрагы теркәлгән, - диде ул. - Соңгы айларда гына күрше Чуваш Республикасында 3 шундый очрак ачыкланган. Аның берсе - шәхси хуҗалыкларда, ә берсе - кабан дуңгызлары арасында дәүләт табигый тыюлыгында. Бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның белән чиктәш районнарда тиешле чаралар куллану турында фәрман чыгарды. Иң аянычлысы: ул республика чигенә килеп җитте. Африка чумасы Норлат районы Сосновка авылында да теркәлгән. Россия ветиринария хезмәтләренең күп төрле чаралар күрүенә дә карамастан, авыру чигенергә теләми.

- Әлеге авыруның сыйфатлары турында да сөйләсәгез иде. Ул кешегә куркыныч тудырамы?

- Дуңгызларның африка чумасы - йогышлы вируслы чир. Вирус кешеләргә зыян салмаса да, 90-100 % хайванның һәлакәтенә китерә һәм зур чыгымнар тудыра. Инфекциянең төп чыганагы -авыру һәм үлгән хайваннар. Инфекция азык, һава, бөҗәкләр, кимерүчеләр, транспорт чаралары, авыру хайваннарның бүлендекләре аша да күчә. Ул шулай ук туфракта, маллар асралган торакларда һәм башка урыннарда ярты елга кадәр сакланырга мөмкин. Имин булмаган җирлектән кертелгән карбыз ашап, дуңгызларның чир йоктыру очраклары теркәлгән.

- Дуңгызларда африка чумасын булдырмау өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

- Африка чумасы күзәтелгән төбәкләр белән хуҗалык-экономик һәм күчмә элемтә булдырмаска, читтән килгән дуңгызларны тиешле документлардан башка сатып алмаска кирәк. Зарарланган төбәкләрдән дуңгызлар алып кайтып сатып, акча эшләүче алыпсатарлар да бар. Аларны синең һәм малларыңның сәламәтлеге кызыксындырмый, кесәсе генә калынайсын. Терлекләргә азыкны да африка чумасы күзәтелгән төбәкләрдән алмаска кирәк. Барлык дуңгыз асраучылар да ветеринария берләшмәсе белән тыгыз бәйләнештә торырга, тиешле кагыйдәләрне катгый сакларга һәм малларның авырып китү очраклары булганда, тиз арада ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә тиешләр.

- Районда бу чиргә каршы нинди чаралар күрелә.

- Районда халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 800 баш дуңгыз бар. Ветеринария белгечләре халык җыеннарында мал хуҗалары белән очрашып, әлеге мәкерле авыру һәм аңа каршы көрәш чаралары турында аңлаталар. Районның санитар-эпидемиягә каршы комиссиясенең профилактик эшчәнлек хакында утырышлары булып тора. Биредә авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, дуңгыз тотучылар белән эпидемиягә каршы көрәш чаралары турында җентекле сөйләшүләр үтә. Проблема көннән-көн якынлаша бара! Мондый кискен шартларда дуңгыз малын бөтенләй дә асрамавың хәерлерәк. Сак һәм игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, белеп торыгыз! Африка чумасы көннәнкөн якыная