Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә

Азнакай муниципаль районының җәмәгатьчелек советы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшче төркем катнашында киңәшмә узды. Анда сүз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләре турында барды. Утырыштагылар бу нәүбәттән ТР Президенты фәрманы белән расланган республика планы һәм аның кысаларында төзелгән районда алып барылачак чаралар планы белән...

Азнакай муниципаль районының җәмәгатьчелек советы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшче төркем катнашында киңәшмә узды. Анда сүз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләре турында барды.

Утырыштагылар бу нәүбәттән ТР Президенты фәрманы белән расланган республика планы һәм аның кысаларында төзелгән районда алып барылачак чаралар планы белән танышты, тәкъдимнәр керттеләр, фикерләре белән уртаклаштылар.

Әйтергә кирәк, истәлекле датага әзерлек барышында күп эшләр башкару көтелә, әлбәттә, төп игътибар Җиңү солдатларын хөрмәтләү, аларга һәрдаим ярдәм-кайгырту күрсәтүгә юнәлтелә.

Бу чорда районкүләм фестивальләр, акцияләр, смотр-конкурслар үткәрү планлаштырыла. Һәйкәлләрне, мәйданнарны, истәлекле урыннарны яңартуга беренчел әһәмият биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә