Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, балаларны ничек сакларга?

Технологик прогресс, интернет, телевидение заманы бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудырды. Көн дәвамында компьютер артында утырган баланың физик сәламәтлегенә нинди зыян килгәнен беләбез, ә менә психикасына килгән зарар турында күпләребез уйлап та карамый. 30 май көнне Казанның Тимирясов исемендәге инновацион университетында (ИЭУП) үткәрелгән республика форумында нәкъ менә шул хакта сөйләшәчәкләр. -...

Технологик прогресс, интернет, телевидение заманы бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудырды.

Көн дәвамында компьютер артында утырган баланың физик сәламәтлегенә нинди зыян килгәнен беләбез, ә менә психикасына килгән зарар турында күпләребез уйлап та карамый. 30 май көнне Казанның Тимирясов исемендәге инновацион университетында (ИЭУП) үткәрелгән республика форумында нәкъ менә шул хакта сөйләшәчәкләр.

- Чараны форум кысаларында үткәрүебез - халыкны күбрәк җәлеп итү максатыннан булды. Биредә без интернет челтәре, телевидениедә булган мәгълүматның бала өчен никадәр куркыныч булуын ачыклап, әлеге проблеманы чишү юлларын эзләячәкбез, - диде Татарстанда бала хокук­лары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.
Форумда 350 кеше катнашачак. Россиянең башка төбәкләре аны онлайн трансляция аша карый. Биредә әти-әниләр, укытучылар, балалар да катнаша ала. Бу республикада нарасыйларның мәгълүмати иминлегенә беренче адым.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, балаларны ничек сакларга?