Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә

Бөтен республикадагы кебек, районыбызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе бара. Аңа барлык предприятие-оешмалар кушылды. Алтынчы елын үткәрелүче әлеге чара кысаларында мохтаҗлык кичерүче гаиләләрдәге балаларга уку елы алдыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган ранецлар бүләк ителә. Быел район буенча барлыгы 550 бала шундый бүләк алачак. Аларның 105е - беренче сыйныфка баручы. Кайбер коллективлар...

Бөтен республикадагы кебек, районыбызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе бара. Аңа барлык предприятие-оешмалар кушылды.

Алтынчы елын үткәрелүче әлеге чара кысаларында мохтаҗлык кичерүче гаиләләрдәге балаларга уку елы алдыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган ранецлар бүләк ителә.

Быел район буенча барлыгы 550 бала шундый бүләк алачак. Аларның 105е - беренче сыйныфка баручы. Кайбер коллективлар мохтаҗлар исемлегенә кермәгән, әмма ялгыз бала тәрбияләүче аналарга да ярдәм күрсәтә.

"Беренче сентябрь һәркем өчен бәйрәмгә әверелсен, бер генә бала да игътибардан читтә калырга тиеш түгел", - дигән бурыч куйды муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчеләр алдына.

Әлеге акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Ранецларны тарату тантанасы 23 августта узачак.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә