Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Амур өлкәсе халкына ярдәм кулы сузды

"Бердәм Россия"нең Азнакай җирле бүлекчәсе әгъзалары, район иҗтимагый оешмалар активистларының Амур өлкәсендә су басудан каза күрүчеләргә ярдәм итәргә чакырып барча Азнакай халкына мөрәҗәгате һәркемдә, һәр хезмәт коллективында зур хуплау тапты. Кыска гына вакыт эчендә шактый күләмдә көнкүреш кирәк-яраклары, акча, кием-салым, канцтоварлар... җыелды. Әйтик, нефть кудыру станциясендә эшләүчеләр өр-яңа урын-җир әйберләре,...

"Бердәм Россия"нең Азнакай җирле бүлекчәсе әгъзалары, район иҗтимагый оешмалар активистларының Амур өлкәсендә су басудан каза күрүчеләргә ярдәм итәргә чакырып барча Азнакай халкына мөрәҗәгате һәркемдә, һәр хезмәт коллективында зур хуплау тапты.

Кыска гына вакыт эчендә шактый күләмдә көнкүреш кирәк-яраклары, акча, кием-салым, канцтоварлар... җыелды. Әйтик, нефть кудыру станциясендә эшләүчеләр өр-яңа урын-җир әйберләре, балалар киемнәре китергән, район башкарма комитеты, авыл биләмәләре Советлары, "Сельхозжилсервис" предприятиесе, мәшгульлек үзәге, үзәк базар эшмәкәрләре һәм тагын башка күп кенә оешма-учреждениеләр зур активлык күрсәткән.

Әйберләрне үзләрендә җыйган социаль яклау идарәсе, РЦМПның 3нче филиалы, "Өмет" үзәге коллективлары бер көнлек хезмәт хакын күчергән.

Мәктәп укучылары яшьтәшләренә кирәкле ручка, дәфтәр, китаплар җыйган. Аерым райондашларның да өлеше бәһасез. Мисалга, Әмирҗан хәзрәт 5 мең сум акча, Альберт Дәбихуллин 10 килограмм бал алып килгән.

Хәер, ярдәм кулын сузган барлык коллективлар, райондашларны санап кына чыкмалы түгел. Киң күңелле, олы җанлы халык яши бездә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Амур өлкәсе халкына ярдәм кулы сузды