Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, алданмагыз!

Быел Татарстанда контрафакт продукциясен тарату, сату буенча 8 административ хокук бозу күзәтелгән, 79 җинаять эше кузгатылган. Әлеге җинаятьләрнең 14е танылган товар тамгасын законсыз куллану, 65е кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен зыянлы булган товар сату очрагы. Республикада иң күп әйләнештә булган контрафакт продукциясе ул - алкоголь. Быел Казанда "Татспиртпром" маркасы астында...

Быел Татарстанда контрафакт продукциясен тарату, сату буенча 8 административ хокук бозу күзәтелгән, 79 җинаять эше кузгатылган. Әлеге җинаятьләрнең 14е танылган товар тамгасын законсыз куллану, 65е кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен зыянлы булган товар сату очрагы.

Республикада иң күп әйләнештә булган контрафакт продукциясе ул - алкоголь. Быел Казанда "Татспиртпром" маркасы астында гараж шартларында ялган аракы җитештерүче кулга алынган. Бу бер кешенең эшчәнлеге генә дәүләт оешмасына 2 млн 610 мең 19 сум зыян китергән. Шундый ук ялган исерткеч эчемлекләр Спас, Лаеш районнарында да таратылган. Татарстанга Казахстан аракысы дип чит төбәкләрдән ялган эчемлек кертү очраклары да күзәтелгән.

- Контрафакт аракы күбрәк кечкенә кибетләрдә һәм киоскларда очрый. Ә зур кибетләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә ЕГАИС (җитештерелгән алкоголь продукциясен контрольдә тота торган бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система) ярдәмендә контрафакт алкоголь кибет киштәләренә барып җитә алмый, - диде Татарсnан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәткә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Ринат Акчурин.

Аракыдан тыш ялган дару, парфюмерия, косметика, БАД (биологик актив кушылмалар) күпләп сатыла. Казанда гына да 15 тонна контрафакт спорт ризыгы, 763 ислемай, 446 бизәнгеч әйберләре сатудан алынган. Шулай ук ялган "Виагра" препаратын сату очраклары теркәлгән. "Виагра"ның әлеге төре Россиядә бөтенләй тыелган булган.
- Узган ел ялган продукция белән агуланучылар да булды. Быел андый очраклар теркәлмәде. Кеше агуланганын көтеп тормаска кирәк. Дәүләт стандартларына туры килмәгән, законсыз әйберләр күбрәк социаль челтәрләр аша таратыла. Шуңа да халыкка үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга, тиешсез урында товар сатып алмаска өндибез, - ди Ринат Акчурин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, алданмагыз!