Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, алдан тавыш бирүгә әзерләнәбез

Быелның 18 сентябрендә Россия Федерациясенең җиденче чакырылыш Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. "Бердәм Россия" партиясе һәр сайлау алдыннан алдан тавыш бирү - праймеризлар үткәрә. Икенче төрле итеп әйткәндә, кандидатларны билгеләү өчен депутат мандатларына дәгъва итүчеләр арасыннан халык аларның кайберләрен, ягъни үзе ышаныч күрсәткәннәрен сайлап алачак. Ул быел ни рәвешле...

Быелның 18 сентябрендә Россия Федерациясенең җиденче чакырылыш Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. "Бердәм Россия" партиясе һәр сайлау алдыннан алдан тавыш бирү - праймеризлар үткәрә. Икенче төрле итеп әйткәндә, кандидатларны билгеләү өчен депутат мандатларына дәгъва итүчеләр арасыннан халык аларның кайберләрен, ягъни үзе ышаныч күрсәткәннәрен сайлап алачак. Ул быел ни рәвешле оештырылачак? Безнең җирлектә санау участоклары кайларда булачак? Шул хакта кызыксынып, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллинга мөрәҗәгать иттек.

-Айдар Фәндәсович, бу процедураның быелгы үзенчәлекләренә тукталып китмәссезме?

-Әйе, үзгәрешләр бар. Быелдан әлеге процедура яңа кагыйдәләр нигезендә оештырыла. Әйтик, моныңчы кандидат күрсәтүдә "Бердәм Россия" әгъзалары гына тавыш бирә алса, хәзер бу хокук һәркемгә бирелә, бернинди чикләүләр юк. Азнакайлылар үз хокукларыннан актив файдаланыр, санау участокларына килеп, кандидатлыкка лаеклы кандидатларны күрсәтүдә актив катнашырлар, дип ышанам. Шулай ук булачак кандидатларга карата да таләпләр беркадәр үзгәртелгән.

-Берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирергә буламы?

-Әйе, бюллетеньдә күрсәтелгән бер яки берьюлы берничә кандидатка тавыш бирергә мөмкин. Шулай ук "Бөтенесенә каршы" дигән графа да булачак.

-Безнең җирлектә санау участоклары кайларда булачак?

-Шунсын әйтергә кирәк, тавыш бирүчеләрнең беркадәре электән үзләре сайлауларга йөргән участокларда, ә инде күпчелек яңа төзелгән, сан ягыннан азрак булган санау участокларына киләчәк. Моңа аеруча игътибар итәргә кирәк. Санау участоклары урнашкан урыннан авыллар аралары шактый ерак булганлыктан, праймеризда катнашучыларны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсен инде бүгеннән үк хәл итүгә керешелде. Шулай итеп, безнең Азнакай муниципаль районында 12 санау участогы төзелде, аларның 4се Азнакай шәһәрендә, 2се - Актүбә бистәсендә, калганнары авыл җирлекләрендә. Райондашлар игътибарына бу исемлекне җиткерәбез һәм 22 май көнне үзләренә якын участокка килеп, үз фикерләрен белдереп, тавыш бирерләр, дигән өметтә калабыз.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, алдан тавыш бирүгә әзерләнәбез