Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, ал себерке, ал көрәк : өмәгә чыгарга кирәк!

Ал себерке, ал көрәк : өмәгә чыгарга кирәк Быелгы әзме-күпме карны юк итәр өчен кояшның бер-ике тапкыр ныклап елмаюы да җитте. Табигать яшәрә. Кар астыннан кыш буе кар астында "качып яткан" чүпләр дә күренә башлады. Искә алганыгыз бардыр, кулындагы кәнфит кәгаземе, башка чүпме, берәү аны чүп савытына сала, ә икенчесе...

Ал себерке, ал көрәк : өмәгә чыгарга кирәк

Быелгы әзме-күпме карны юк итәр өчен кояшның бер-ике тапкыр ныклап елмаюы да җитте. Табигать яшәрә. Кар астыннан кыш буе кар астында "качып яткан" чүпләр дә күренә башлады. Искә алганыгыз бардыр, кулындагы кәнфит кәгаземе, башка чүпме, берәү аны чүп савытына сала, ә икенчесе шул савытка таба берничә адым атларга да иренеп, аны аяк астына ыргытып китә. Җир өстен тутырып яткан чүп-чар табигатьнең язгы матур күренешләрен дә юкка чыгара түгелме? Бүген урам тутырып аунап яткан, тәмәке кабы, тәмәке төпчекләре, сыра шешәләре, полиэтилен пакет кисәкләре, конфет кәгазьләрен күргәч, аптырап калырлык: бу кадәр чүпне кемнәр генә ташлап бетерде икән? Ләкин ни генә дисәк тә, үзебезнең кулдан төшкән чүпне барыбер үзебезгә үк җыярга туры киләчәк. Бер сүз белән әйткәндә, өмәләр вакыты килеп җитте. Шәһәр һәр район территориясен чүп-чардан арындыру, төзекләндерү, яшелләндерү буенча Азнакайда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык старт алды. Икеайлык дәвамында җирлегебездә санитар чистарыну буенча экологик өмәләр, акцияләр, агач утырту көннәре үткәреләчәк.

Узган атнада шәһәрнең кайбер оешма-предприятие, торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләре тырышлыгы белән урамнар чистарып, ялт итеп калды. Шулай да эшлисе эшләр әле бихисап, һәр кеше шәһәребез, авыллар чистарак, матуррак, уңайлырак булсын өчен үзеннән өлеш кертә ала. Шимбә өмәләре - шуңа бер адым, Яшәгән җиребез ямьле булсын өчен, ул җирне яратырга кирәк: җыештырган җир түгел, көн дә чүпләмичә торганы чиста. Өмәләргә һәр урында җиң сызганып тотыныйк, җәмәгать!

САН

Узган ел административ комиссия тирә-як мохитне саклау закончалыкларының үтәлешен тикшерүгә юнәлтелгән рейдлар барышында Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 нчы маддәсендә җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозган өчен 198 беркетмә төзегән. Салынган штрафларның күләме - 488 мең сум.

Расих Шәкүров, административ комиссия рәисе:

- Йорт каршында, капка төпләрендә рөхсәтсез төзелеш материаллары, чүп-чар өйгән, ихаталарда, бакчаларда үлән, чүп яндырган хуҗаларга җәза каты булачак. Закон бозганнарга карата административ чаралар күрү каралган: гражданнар - 2-3,5; вәкаләтле затлар - 15-30; юридик затлар 200 дә алып, 500 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, ал себерке, ал көрәк : өмәгә чыгарга кирәк!