Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар 31 декабрьдә үзәк чыршы янында иске елны озатты

Матур традиция буенча, быел да 31 декабрь көнне азнакайлылар Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында бергәләп иске елны озатты. Бәйрәм тамашасы барышында мәйданда алма төшәр урын да булмады: чыршы яны җыр-бию, уеннар белән гөрләп торды. Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде һәм узып баручы...

Матур традиция буенча, быел да 31 декабрь көнне азнакайлылар Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында бергәләп иске елны озатты.

Бәйрәм тамашасы барышында мәйданда алма төшәр урын да булмады: чыршы яны җыр-бию, уеннар белән гөрләп торды. Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде һәм узып баручы ел нәтиҗәләре белән таныштырып үтте.

- 2016 ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында районыбызның - 85, Актүбә бистәсе төзелү һәм «Азнакайнефть» идарәсенә нигез салынуның 60 еллык юбилейларын зурлап билгеләп үттек. Азнакаебыз күз алдында чәчәк ата. Шушы елда гына да җирлегебездә яңа йортлар калыкты, юллар салынды, парк һәм спорт мәйданчыклары, мәгариф һәм медицина учреждениеләре, мәдәни үзәк, музей, сәүдә үзәкләре ачылды.

Алга без тагын да зуррак план-бурычлар куябыз. Аларны үтәп чыгуда исә һәркайсыбыздан зур тырышлык, иҗади хезмәт таләп ителә. Иң мөһиме илебездә иминлек, тормышыбызда муллык, бәрәкәтлек хакимлек итсен. 2017 ел барчабызга да бәхет-шатлыклар, сәламәтлек, бәрәкәт алып килсен, - диде район башлыгы тәбрикләү сүзендә.

Яңа ел тамашасы бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев