Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлы Насих Рәшитов 33 ел янгын сүндерүче булып эшли

– Эшеңне яратып башкарсаң, авырлыгы бер дә сизелми. Безнең һөнәр ялгышуларны кичерми. Баштагы вакытта янгыннар төшләргә кереп аптырата иде, еллар үтә-үтә барысына да ияләшәсең икән, – ди ул.

Армия сафларыннан хезмәт итеп кайтып, солдат киемнәрен әле салырга да өлгермәгән, хезмәт юлын нинди һөнәр белән бәйләргә икәнлеген билгеләмәгән яшь егет, шәһәр урамыннан барганда янгын сүндерү бүлегендә эшләүче авылдашының “Әйдә, безгә эшкә кил!” дигән сүзләре үзенең язмышын хәл итәр дип уйлап та карамагандыр.

Шул көннән алып, Насих Рәшитов менә инде 33 ел вакыт әлеге мактаулы да, катлаулы да һөнәренә тугры хезмәт итә.

Тумышы белән ул Митрәй авылыннан. Үсмер чагында күченеп килгән Уразай да аның туган авылына әйләнә. Урта мәктәпне тәмамлаган яшүсмер шәһәрдә һөнәри белем ала. Шул чорда Альбина белән Насих арасында кабынган мәхәббәт ялкыны еллар белән сынала. Егет армия хезмәтен тутырып кайткач, алар гаилә коралар. Тату, үрнәк гаиләдә ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде алар ике оныкларының яраткан әби-бабасы да.

Хезмәт юлын Насих абый 24  нче янгын сүндерү частенда башлап җибәрә һәм гомер буе үзе сайлаган һөнәренә тугры кала. Аның нәтиҗәле һәм тырыш хезмәте югары бүләкләр белән дә билгеләнгән. Әлеге эшнең никадәр җаваплы икәнен аңламаган кеше сирәктер: кеше өстенә килгән бәлаләрнең нәкъ уртасында кайнаучылар алар. Һөнәрләре буенча янгын сүндерүче булсалар да, кешеләрне бәла-казалардан коткаручы да, аларны юатучы-тынычландыручы да.

– Эшеңне яратып башкарсаң, авырлыгы бер дә сизелми. Безнең һөнәр ялгышуларны кичерми. Баштагы вакытта янгыннар төшләргә кереп аптырата иде, еллар үтә-үтә барысына да ияләшәсең икән, – ди ул.

Шундый авырлыклар булса да, ул, үз һөнәренә барыбер тугры калып, бүгенге көндә 12 янгын сүндерү бүлегендә хезмәт юлын дәвам итә.

Насих Рәшитовның тырыш хезмәте I, II, III дәрәҗәле “Хезмәттәге уңышлары өчен”, “Россия янгынчылык сагына – 360 ел”, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Маршал Василий Чуйков" исемендәге медальләре, бик күп Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Ул – хезмәт ветераны да.  

Насих Рәшитов хезмәттәшләре арасында үз эшенә җаваплы каравы, яңалыкка омтылучан, ярдәмчел, тырыш булуы белән генә түгел, һәрчак шаян, җор телле булуы белән дә хөрмәт яулады.

Алина Әхмәдиева, 12 нче янгын сүндерү часте диспетчеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев