Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга Украинадан 12 кеше күчеп килгән

Украинадагы тотрыксыз дәүләт сәясәте күп кешене качак хәлендә калдырды. Аларның берничәсе Азнакайда да сыену тапкан. Рәсми мәгълүматлар буенча, җирлегебезгә килүче украиналыларның саны 12гә җиткән. Аларның барысы да туганнарына килгән, качак статусын алучы юк. Бер гаилә социаль яклау бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бер баланың агымдагы уку елында шәһәр мәктәбенә укырга...

Украинадагы тотрыксыз дәүләт сәясәте күп кешене качак хәлендә калдырды. Аларның берничәсе Азнакайда да сыену тапкан. Рәсми мәгълүматлар буенча, җирлегебезгә килүче украиналыларның саны 12гә җиткән.

Аларның барысы да туганнарына килгән, качак статусын алучы юк. Бер гаилә социаль яклау бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бер баланың агымдагы уку елында шәһәр мәктәбенә укырга баруы билгеле.

Закон нигезендә Украина гражданнары Россия территориясендә миграцион хисапка басмаган килеш 90 көн дәвамында яши ала. Әгәр дә инде алар дәүләт хезмәтеннән файдаланырга тели икән, миграцион оешмаларга килеп махсус хисапка басалар.

Бу аларга үзләренең статусларын билгеләү, вакытлыча яшәү шартлары булдыру өчен кирәк.

Азнакайга күчеп килгән Украина халкы турында тулырак язманы киләсе атна яңалыкларында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга Украинадан 12 кеше күчеп килгән