Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга туристлар килде

Бүген Азнакайга республиканың дүрт районыннан яшьләр килде.

5-6 августта Азнакай районында эшче яшьләр арасында туристлык слеты уза.

Шәһәребезнең Мәнәвез тавында урнашкан «Парус» спорт базасында республиканың дүрт районыннан Арча, Ютазы, Бакалы, Сарманнан – барлыгы җиде команда килеп, палаталар корып, урнаштылар. Биредә алар ике көн яшиячәк. Яшьләр өчен спорт ярышлары, экологик бәйгеләр, туристлык маршрутлары оештырылган.

Кунакларны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, «Парус» базасы җитәкчесе Мирсәлим Гатауллин, Яшьләр эшләре һәм туризм идарәсе җитәкчесе Надежда Родионова сәламләделәр. Ерак араларны якын итеп килүләре өчен рәхмәт әйттеләр, бәйгеләрдә уңышлар, күңелле яллар теләделәр. 

Бүген командалар җәяүле туризм техникасында көч сынаштылар. Иртәгә районыбызның истәлекле урыннары буенча сәяхәт итү, 12 км юл узып, районыбызның горурлыгы булган, республиканың иң югары ноктасына Чатыр Тауга менү планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев