Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга табиблар кирәк

- Бүген Азнакай муниципаль районы сәламәтлек саклау өлкәсенә отоларинголог, кардиолог, уролог, гомумпрактика табибы, психиатр, неонатолог, невролог, балалар офтальмологы, педиатрлар һ.б. җитми. Табиблар белән тәэмин ителеш нибары 60 процент, - дип белдерде атналык киңәшмәдә районның баш табибы Илфат Фәрхуллин. Узган ел районга 7 табиб килгән, алты табиб киткән. Район башлыгы Марсель...

- Бүген Азнакай муниципаль районы сәламәтлек саклау өлкәсенә отоларинголог, кардиолог, уролог, гомумпрактика табибы, психиатр, неонатолог, невролог, балалар офтальмологы, педиатрлар һ.б. җитми. Табиблар белән тәэмин ителеш нибары 60 процент, - дип белдерде атналык киңәшмәдә районның баш табибы Илфат Фәрхуллин.

Узган ел районга 7 табиб килгән, алты табиб киткән. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белгечләрне хәтта фатирлар белән тәэмин итәргә әзер икәнлекне белдерде һәм бүгенге көндә медицина учреждениеләрендә белем алучы азнакайлыларны җирлегебезгә эшкә кайтару мөмкинлекләрен табу, читтән кадрлар эзләү бурычын куйды.

Узган ел дүрт табиб социаль найм буенча торак белән тәэмин ителгән. Районда 50/50 программасы гамәлдә. Бүген әлеге программа буенча медицина вузларында 13 студент белем ала.


Азнакайда язгы су басуга каршы әзерлек эше башланды, су басулар буенча хәл куркырлык түгел.


- Су басудан зыян күрү очракларын булдырмас өчен ташкынга алдан әзерләнергә кирәклеге билгеле, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров. Белгечләр исәпләвенчә, агымдагы елның язында нинди дә булса катаклизмнар көтелми, шулай да һәр очракка әзер торырга кирәк.

Су басуны кисәтү максатында җирлегебездә чаралар планы расланды. Барлык эшләр дә язгы ташкынны хәвеф-хәтәрсез үткәрүгә юнәлтелгән. Бүгенге көнгә Вәлиханов, Лобачевский, Совет, Заречье, Гоголь урамнарындагы суүткәргеч торбалар, су канаулары чистартылган һ.б. Шәһәрне кардан арындыру буенча да эш алып барыла. Узган атнада 600 куб метр кар төяп чыгарылган.


Киңәшмәдә катнашучыларны узган атнадагы оператив хәл торышы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Җирлегебездә ике җинаять кылынган, аларның икесе дә ачылган. 6 мартта район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Оренбург өлкәсе кешесе идарә иткән "Газель" машинасын тикшерү вакытында Казахстан Республикасында җитештерелгән акциз маркалары һәм тиешле документлары булмаган 26 тартма алкоголь продукциясе табылган. Спиртлы эчемлекләр конфискацияләнгән.


Агымдагы елның ике аенда район һәм шәһәр бюджеты үтәлешенә районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова җентекле анализ ясады. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда шәхси керем өлеше 26 миллионга әзрәк булган.


Дүшәмбе киңәшмәсендә шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек, хуҗалыкларны кадрлар, техника белән тәэмин итү, авыл хуҗалыклары алдында торган кредит алу мәсьәләсен хәл итү, шәһәр юлларын, күпфатирлы йорт түбәләрен кардан чистарту хакында да сүз барды. Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Таңсылу Саниева

Фото Лиза Нурлыеваныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга табиблар кирәк