Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга су басу куркынычы янамый

Мәгълүм булганча, безнең район авылларына су басу куркынычы янаган елга - Ык. Бу көннәрдә Ыкта боз киткән. - Бәхетебезгә, язның озаклап килүе, кинәт кенә җылытып җибәрмәве һәм ныклы хәзерлек чаралары күрү нәтиҗәсендә, быел елга бәла-каза китермәде, су күтәрелеше сизелмәде , - дип хәбәр итте безгә янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы...

Мәгълүм булганча, безнең район авылларына су басу куркынычы янаган елга - Ык. Бу көннәрдә Ыкта боз киткән.


- Бәхетебезгә, язның озаклап килүе, кинәт кенә җылытып җибәрмәве һәм ныклы хәзерлек чаралары күрү нәтиҗәсендә, быел елга бәла-каза китермәде, су күтәрелеше сизелмәде , - дип хәбәр итте безгә янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллин. - Әмма, уяулыкны югалтырга ярамый. Бигрәк тә ясалма сулыклар, буаларга якын килү куркыныч. Боз юка һәм ныксыз.


- Март аенда Ык елгасының Минзәлә районындагы урынында балыкчылар утырган "УАЗ-3909" машинасы боз астына киткән иде. Бу көннәрдә Кама елгасында янә балыкчыларның боз өстендә елгага агып китүләре турында ишеттек. Ярый ла, коткаручылар аларны көймәләр белән ярга чыгара алган. Сак һәм игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга су басу куркынычы янамый