Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга Шигърият бәйрәменә республика кунаклары килде

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, апрель аеның соңгы ункөнлегендә җөмһүриятебездә төрле чаралар гөрләп торды. Республикабызның киң җәмәгатьчелеге Татарстан Язучылар берлеге оешуга 80 ел тулуны билгеләп үтте. Һәр елдагыча, башкалабыз Казанда "Шигърият бәйрәме" узды, Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырылды, ТЮРКСОЙ оешмасы тарафыннан "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы...

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, апрель аеның соңгы ункөнлегендә җөмһүриятебездә төрле чаралар гөрләп торды. Республикабызның киң җәмәгатьчелеге Татарстан Язучылар берлеге оешуга 80 ел тулуны билгеләп үтте.

Һәр елдагыча, башкалабыз Казанда "Шигърият бәйрәме" узды, Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырылды, ТЮРКСОЙ оешмасы тарафыннан "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы - 2014" елын ачу тантанасы булды. Аннан соң язучыларыбыз Арча районында Кушлавыч, Кырлай мемориаль комплекслар белән таныштылар.

Һәм менә шигърият ае чараларын дәвам итеп, дүшәмбе көнне бер төркем язучыларыбыз: якташ шагыйребез, прозаик һәм драматург Марсель Галиев, шагыйрь, "Казан утлары" журналы баш редакторы Илфак Ибраһимов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, язучы, сатирик Камил Кәрим Азнакайга килеп төште. Башка районнарны да көнләштерерлек зур вакыйга, азнакайлылар өчен зур мәртәбә иде бу.


Алар башта татар теленең йөзек кашы булган татар гимназиясендә Марсель Галиев иҗатына багышланган I Республика педагогик укулары" ның йомгаклау чарасында катнаштылар. Укуларда җөмһүриятебезнең төрле районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге чараның телебезне, мәдәниятебезне саклауда зур әһәмияткә ия булуын әйтеп узды.

Ә яраткан, якташ әдибебез Марсель Галиевне үз итеп "Азнакайның Тукае" дип атады. Килгән кунаклар азнакайлылар укучылар, укытучылар әзерләгән Марсель Галиев сүзләренә җырлар, шигырьләрдән торган концерт программасын карадылар.


Укытучыларыбыз айлар дәвамында әдипнең иҗатын ныклап өйрәнделәр.


- Без бөтен барлыгыбыз белән аның иҗатына кереп чумдык. Марсель Галиев иҗатын ачтык, - диделәр укытучылар. Алар һәрберсе үз фикерен белдерде, әйтер сүзен әйтте.


- Киләчәктә шундый ук укуларны Россия укытучылары белән бергәләп үткәрергә торабыз, бу чара аларны да бик кызыксындырды, - диде КФУ Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм әзерләү үзәге өлкән укытучысы Сиринә Трофимова.


Соңыннан укытучылар һәм язучылар секцияләргә бүленеп эшләделәр, үзара фикер алыштылар. Укуларда катнашучыларның эшләренә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр КФУ Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм әзерләү үзәге, Татарстан Язучылар берлеге, Азнакай районы мәгариф идарәсенең Дипломнары белән бүләкләнделәр.


Азнакаебыз тәмам шигъри аһәңгә күмелде. Төшкә таба төбәкне өйрәнү музеенда "Якташ шагыйрьләр - балаларга" исемле кичә үтте. 2 нче һәм 6 нчы мәктәп укучылары район шагыйрьләренең иҗатын яратып укуларын әйттеләр. Әле алар бик күп итеп шигырьләр дә ятлап килгәннәр. Ә шагыйрьләр һәммәсе дә балаларны туган телләрен яратырга өндәде.


Шигырь бәйрәменең иң югары ноктасы шәһәр һәм район Мәдәният йортында булды. Шыгрым тулы тамаша залында утыручыларга быелгы Тукай бәйрәмендә чын язучылар белән очрашу, аларның йөрәк түреннән чыккан, тәрбияви шигырьләрен, киңәшләрен тыңларга насыйп булды. "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов укучыларны "Ак җилкән" сәхифәсендә катнашырга чакырды.


- Тукайлы телне, Марсель Галиевле телне саклыйк! - диде язучы Камил Кәримов, барчабызга да мөрәҗәгать итеп.


Кичәдә Зөлхия Миннеханова җитәкчелегендәге "Тылсым" студиясендә шөгыльләнүче балаларның, районыбыз артистларының бөек Тукай иҗатына багышланган чыгышлары алкышларга күмелде. Аягүрә торып, күмәк башкарылган татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры Мәдәният йорты диварларына гына сыеша алмыйча, шәһәр урамнарына таралды.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга Шигърият бәйрәменә республика кунаклары килде