Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга рәсми визит белән Татарстан Cәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килде

Азнакай районына рәсми визит белән ТР Cәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килде. Аның төп максаты: Азнакай районы сырхауханәсенең баш табибы - Илдар Шиһаповны билгеләү булды. Визит барышында ул үзәк сырхауханә коллективы белән очрашып, фикер алышты, аларның сорауларына җаваплар бирде, республикада халыкның сәламәтлеге торышы, сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү юнәлешләре турында сөйләде...

Азнакай районына рәсми визит белән ТР Cәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килде.
Аның төп максаты: Азнакай районы сырхауханәсенең баш табибы - Илдар Шиһаповны билгеләү булды.


Визит барышында ул үзәк сырхауханә коллективы белән очрашып, фикер алышты, аларның сорауларына җаваплар бирде, республикада халыкның сәламәтлеге торышы, сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү юнәлешләре турында сөйләде һәм алда торган бурычларга тукталып үтте.


- Азнакай муниципаль районы элек-электән үзенең табиблары белән дан тотты. Биредә үз эшенең чын осталары хезмәт куя. Сез елдан-ел югары нәтиҗәләргә ирешәсез. Ләкин ирешелгәннәр олы эшнең башы гына, киләчәктә дә әлеге темпны югалтмассыз дип ышанам. Сәламәтлек саклау системасында авыл фельдшер-акушерлык пунктлары мөһим урын алып тора. Бу - аларның халыкка иң якын медицина учреждениесе булуыннан.

Шуны истә тотып, республикада аларны тергезү буенча колачлы эшчәнлек җәелдерелде. Азнакайда җитештерелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктлары да илдә танылу алды. Бу хакта узган атнада Татарстанга эш визиты барышында РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова да билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, алар хәтта Осетиядә дә бар! - диде министр.


Гадел Вафин якын киләчәктә шәфкать туташлары, участок табиблары, ашыгыч ярдәм табиблары һәм шоферларының хезмәт хаклары артачагы турында әйткәч, залда утыручы хезмәткәрләр гөрләтеп кул чапты, әлбәттә, хезмәтенә күрә хөрәте дигәндәй, һәркемнең үз хезмәте өчен тиешенчә бәяләмә аласы килә.


Сәламәтлек саклау министры табибларны уйлап табу - рационализаторлык юнәлешендә киң эшчәнлек алып барырга чакырды.


Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкның медицина хезмәте мәсьәләсендә мөрәҗәгатьләрнең ки-чекмәстән каралырга тиешлегенә басым ясап, табиб этикасы мәсьләсенә дә кагылды.


- Табибларга кеше ышанып килә, сезнең кулларда - кеше гомере. Авыруларга бер җылы сүз дә дәва, - диде ул.


Район башлыгы быел, нефтьчеләр ярдәме белән, балалар сырхауханәсе һәм поликлиникасында ремонт эшләре башлануын да искәртеп үтте.


Җирлегебездә үлем-китем югары кала бирә. Кан йөреше авырулары, яман шеш, - үлемгә китерүче төп сәбәпләр булып тора. Яман шеш белән авыручылар арасында үлүчеләрнең артуы аеруча зур борчу тудыра.


Очрашу вакытында районда кадрлар кытлыгы мәсьәләсе дә читтә калмады. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белгечләрне хәтта фатирлар белән тәэмин итәргә әзер икәнлекне белдерде
Кадрлар кытлыгы никадәр чабудан тартса да, узган ел үз һөнәрләрен сөйгән белгечләрне Азнакайга җәлеп итү мөмкинлеге табылды. Бу нисбәттән җирлегебездә 50*50 программасы эшли. Бүген аның нигезендә 20 студент медицина вузларында белем ала һәм алар киләчәктә туган җиребезгә кайтып, хезмәт куярга әзер.


Таңсылу САНИЕВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга рәсми визит белән Татарстан Cәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килде