Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга күчмә кошлар кайта башладылар

Яз җитү хәбәрен безгә туган якларына ашкынып кайткан кара каргалар, сыерчык-тургайлар җиткерә. Күктә тавышларын ишетүгә үк күңелләр үрсеп, җаннарда яз дәрте уяна... 1906 елның 1 апрелендә, кошларны саклау турында Халыкара конвенция имзаланганнан бирле, Кошлар көне үткәрелеп килә. Табигый ки, ул күчмә кошларның туган якларына әйләнеп кайтып нәсел үрчетүгә керешү чорына...

Яз җитү хәбәрен безгә туган якларына ашкынып кайткан кара каргалар, сыерчык-тургайлар җиткерә. Күктә тавышларын ишетүгә үк күңелләр үрсеп, җаннарда яз дәрте уяна...

1906 елның 1 апрелендә, кошларны саклау турында Халыкара конвенция имзаланганнан бирле, Кошлар көне үткәрелеп килә. Табигый ки, ул күчмә кошларның туган якларына әйләнеп кайтып нәсел үрчетүгә керешү чорына туры китерелгән.

Ни кызганыч, хәзерге вакытта канатлы дусларыбызның кайбер төрләре юкка чыгып бара. Куркыныч аучылардан гына түгел, кеше тормышының башка якларыннан, шул ук тирә-як мохитне пычратудан да яный. Мондый гамәлләр өчен җәзаны тагын да катгыйландырганда гына хәлне уңай якка үзгәртеп булыр, диләр "Чатыр Тау" дәүләт заказнигы белгечләре. Алар шулай ук сирәгәя барган кошлар яшәгән табигый заказниклар мәйданнарын арттыру кирәклеген дә әйтә.

Орнитологлар кошларның бетүе гаять зур экологик катастрофа тудырачак, кешелеккә әйтеп бетергесез зыян салыначак, дип белдерә. Алар фикеренчә, биологик төрлелеккә дә кире кайтаргысыз югалту яный. Менә шуңа күрә дә барыбызга да бу хакта белеп торырга, уйланырга, кошларны саклауда үз өлешебезне кертергә, алар турында кайгыртырга кирәк.

"Чатыр Тау" комплекслы профильле дәүләт тыюлыгы инспекторлары Кошлар көне уңаеннан төрле чаралар оештыра. Агачларга эленгән кош ояларын, җимлекләрне күрсәгез - болар барсы да алар тырышлыгы белән эшләнә. Бу көннәрдә укучылар белән экскурсияләр, викториналар, кызыклы дәресләр дә үтә.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга күчмә кошлар кайта башладылар