Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга авыл хуҗалыгы өлкәсенә япь-яшь белгечләр кайткан

Яшь белгечләр җитмәү - аграр тармакта актуаль проблемаларның берсе. Ә менә "Марс" ҖЧҖндә шушы авылда туып-үскән япь-яшь белгечләр җир җимертеп эшлиләр. Күрсәткечләре дә яхшы: бер сыердан көнгә 14әр литр сөт савалар, терлекләрнең баш саны артканнан-арта бара. Биредә балаларда малларга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Яшьләрнең авылда эшкә калуының...

Яшь белгечләр җитмәү - аграр тармакта актуаль проблемаларның берсе. Ә менә "Марс" ҖЧҖндә шушы авылда туып-үскән япь-яшь белгечләр җир җимертеп эшлиләр. Күрсәткечләре дә яхшы: бер сыердан көнгә 14әр литр сөт савалар, терлекләрнең баш саны артканнан-арта бара.

Биредә балаларда малларга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Яшьләрнең авылда эшкә калуының төп сере дә әнә шундадыр.


Кәкре Елга авылы элек-электән "Тулпар" ат-спорт мәктәбе белән дан тота.

Аның инициаторы - утыз ел ферма мөдире булып эшләгән, бүгенге көндә хуҗалык җитәкчесе, чын мәгънәсендә мал җанлыклы кеше - Рамил Зарипов.

Уллары Рушан белән Руслан да кечкенәдән үк үзе янында маллар арасында кайнашып үсә. Бүгенге көндә ат-спорт мәктәбен Рушан җитәкли.


- Көн дә кич белән атта йөреп кайтмасам, тынычлап йоклый алмыйм, - ди ул.


Биредә әле атлар гына түгел, күгәрченнәр һәм куяннар да асрыйлар. Балалар бакчасыннан килгән нәниләр дә, мәктәп укучылары да шулар белән мәш килә.

Димәк, хуҗалыкта кадрлар мәсьәләсе киләчәктә дә хәл ителгән дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга авыл хуҗалыгы өлкәсенә япьяшь белгечләр кайткан