Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда–театр атналыгы

Мәгълүм булганча, районда гына түгел, республикада, хәтта аннан читтә дә тамашачы үз итеп өлгергән Азнакай халык театры быел 70 еллык юбилеен билгеләп үтә (режиссеры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов). Шул уңайдан районда беренче тапкыр театр атналыгы игълан ителә. Анда республиканың театраль җәмәгатьчелеге катнашачак, ягъни Азнакайга театр коллективларының һәм башкалабыз...

Мәгълүм булганча, районда гына түгел, республикада, хәтта аннан читтә дә тамашачы үз итеп өлгергән Азнакай халык театры быел 70 еллык юбилеен билгеләп үтә (режиссеры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов). Шул уңайдан районда беренче тапкыр театр атналыгы игълан ителә. Анда республиканың театраль җәмәгатьчелеге катнашачак, ягъни Азнакайга театр коллективларының һәм башкалабыз Казаннан да кунаклар килүе көтелә.

Аны 31 октябрьдә юбилярлар үзләре ачып җибәрә. Бу көнне 18.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында коллективның юбилей тантанасы башлана һәм азнакайлыларга драматург Туфан Миңнуллинның «Дивана» спектакле күрсәтеләчәк.

1 ноябрьдә тамашачыларга «Мунча ташы» татар эстрада театры үз иҗатын тәкъдим итә.

2 ноябрьдә сәхнәдә Лениногорск халык театры. Сезне «Әгәр кичерә алсаң…» спектакленә көтеп калабыз.

4 ноябрьдә янә бер күршеләребез- А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры артистлары "Аршин мал алан" музыкаль спектаклен куячак.

5 ноябрьдә Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында-Түбән Кама татар дәүләт драма театры. "Бүре каны"н сәхнәгә куючы режиссер- Татарстанның халык артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев.

6 ноябрьдә атналыкны Әлмәт татар дәүләт драма театры "Кызлар килде авылга" комедиясе белән йомгаклый.

Тамашаларның башлану вакыты- 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев